Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2011 » Декабрь » 14 » ХЕЗМӘТЕНДӘ, ГАИЛӘСЕНДӘ ДӘ ХӨРМӘТЛЕ УЛ
22:07
ХЕЗМӘТЕНДӘ, ГАИЛӘСЕНДӘ ДӘ ХӨРМӘТЛЕ УЛ

18 декабрь - энергетиклар көне

ООО "Тобольск – нефтехим” оешмасында 22 ел электромонтер хезмәтен үтәүче Рият Кирәй улы Мөхәммәтчин бу көннәрдә 65 яше тулу уңаеннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Характеристикасында: «Үтә җаваплы, тирән белемле, югары квалификацияле хезмәткәр. Катлаулы йөкләмәләрне вакытында һәм югары сыйфатта башкара, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулаган, алар өчен һәрьяктан да үрнәк булып тора», - дип язылган. 44 еллык хезмәт юлында Рият Кирәй улы күп төрле кыйммәтле кәгазьләр, медальләргә лаек булган. Ә иң югарысы - 2007 нче елның 11 нче маенда РФнең промышленность һәм энергетика министрлыгы тарафыннан аңа "Почетлы нефтехимик” дигән абруйлы исем бирелә. Эшчән, үз вазифасының бар нечкәлекләрен белгән 6 нчы разрядлы электромонтер бүген дә сафта.

Р.Мөхәммәтчин тумышы белән Тубыл районы, Олы Кундан авылыннан. Күкрәнде җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Шунда ук ул электромонтер һөнәрен үзләштереп, кулына таныклык ала һәм хезмәт юлын башлый. Илебез каршындагы бурычын 4 елга якын Германия илендә үти. Кайткач, Ләчек авылында электрчы булып эшли. Шул елларда кибетче Кәбир кызы  Факия белән тормыш корып, Заречный поселогына күчәләр. Биредә тормышларына ямь биреп ике егет тә бер кызлары туа. Тубылда нефть һәм химия комбинаты ачылгач, Рият Кирәй улы чакыру буенча шунда эшләргә килә. Бүгенге көндә Мөхәммәтчиннар гаиләсендә 4 онык үсә. Факия апа 41 ел гомер иткән тормыш иптәше турында тыйнак кына: " Бу дөньяга ул минем бәхетем өчен килгән - үзе сабыр, мәрхәмәтле, алтын куллы, ярдәмчел, белемле... Оныкларын өзелеп ярата. Эштән кайтуын алар да сагынып көтеп алалар. Ул аларга дәрес әзерләргә булыша, түгәрәкләргә йөртә”, - дип сөйләде. Рият Кирәй улын һәм барлык энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан чын күңелдән котлап, изге теләкләр юллыйбыз.

Р.КАНГАЗИНА.

Просмотров: 411 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 12
    Гостей: 12
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz