"Аванпост” регион балалар-үсмерләр үзәге РФ дәүләт яшьләр политикасы өлкәсендә иң яхшы учреждениеләрнең берсе булып танылды. Мәскәүдә Россия спорт, туризм, яшьләр политикасы министрлыгы дәүләт яшьләр политикасы сферасы оештыру бөтенроссия конкурсы уздырды. Конкурста Россия Федерациясенең 27 субъекты вәкилләре катнаштылар. Нәтиҗәдә, төрле номинация буенча 8 учреждение сайлап алынды. "Яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләүне үстерү буенча терәк үзәк” номинациясендә "Аванпост” үзәге җиңүче булды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.