Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы һөнәри бәйрәмнәре алдыннан "Эчке эшләр министрлыгы белем бирү йортларының иң яхшы укытучысы” дип аталган конкурс игълан иткәч, Төмәндәге Россия эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты укытучылары бертавыштан әлеге бәйгедә катнашырга лаек дип оператив-эзләү эшчәнлеге һәм оператив-техник чаралар эчке эшләр органнары кафедрасы профессоры Эльвира Гомәр кызы Юзиханованы билгелиләр.
Газета укучыларыбызга Әмир абый Юскаев гади хезмәт кешесе язмышын чагылдырган кызыклы мәкаләләр авторы буларак билгеле. Ул хатыны Хәсимә Әбүбәкер кызы белән Төмән районы, Талымхан авылында яши. Лаеклы ялда булгач, бала-оныклары аларга өйдә көйсезләнеп утырырга ирек бирмичә, төрле якларга кунакка йөртеп торалар. Әмир абый барган җирендә кешеләр белән аралашып, материаллар җыя. Соңгы вакытта ул нәсел тармакларын өйрәнү буенча зур эш алып бара. Моны ул киләсе буын үзенең токым тамырларын белсен өчен башкара. Һәм дә шундый ук максат белән ул еллар дәвамында "Яңарыш” газетасында басылып чыккан мәкаләләрен туплап, китап бастырырга тора.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.