Шушы көннәрдә 10 нчы юбилейлы ”Төмән маркасы” конкурсы нәтиҗәләре буенча 15 предприятие иң яхшы дип танылды. Финалга кече һәм урта эшкуарлыкның 18 субъекты чыкты. Нәтиҗәдә жюри биш номинациянең һәрберсе буенча өчәр җиңүчене билгеләде. Промышленностьта җитештерү буенча - "Стройкомплекс-М”, "Строй-Дизайн”, "Фронталь” предприятиеләре иң яхшылар дип танылды. Халык тавышы лидеры булып "Ватрушкин” сайланды. Бу оешманың пешергән әйберләренең исеме генә меңнән артык. "Тюменьмолоко”, ”Квартет”, "Мәдәният һәм ял итү шәһәр паркы” һәм башка предприятиеләр дә җиңү яуладылар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.