Әмир абыйның балачагы башкаларныкы кебек үк бер дә
көнләшерлек булмый. Әтисе сугышта хәбәрсез югалгач, 3 нарасыйны аякка бастыру
бурычы әнисе - Хәлимә Әбделхаликъ кызы җилкәсенә төшә. Әнисенә ничек тә
булышырга тырышып, ул кече чактан урманнан утын, кисеп алып кайту, печән чабу
бәрәңге утыртып, казып алу кебек эшләрен башкара, ике энесе – Камил белән Шамилне
дә бу эшләргә тарта. Алар өчен җаваплы булуын яхшы аңлаганга күрә, Ямбай
җидееллык мәктәбен тәмамлау белән колхозга эшкә керә. Озакламый, күңеле
мәдәнияткә тартылган яшь егетне клуб мөдире итеп билгелиләр. Биредә ул
киномеханик һөнәрен үзләштерә башлый, аннары әлеге һөнәр буенча курслар үтеп
кайта. Эшләгән чорында үзен гел уңай яктан гына күрсәткәнгә, аңың сурәте Мактау
тактасыннан бер дә төшми. Шушы елларда ул Түбән Тәүде районы, Эске авылы кызы
Хәсимә Әбүбәкер кызы белән тормыш корып, 8 баланы аякка бастыралар. Бүгенге
көндә Юскаевларның 20 онык һәм 5 нәбәрәләре бар. Алар әби белән бабайларын бик
хөрмәтлиләр, сүзләренә колак салып яшиләр. Оныклары төп йортта җыелгач, аралашу
бары тик туган телдә генә барганына, мәктәптә татар телен укымыйча, үзлектән
укырга өйрәнгәннәренә дә алар шатланып
туя алмыйлар. Шуңа да Әмир абый оныклары Луиза белән Ринатка укысыннар өчен
"Яңарыш” газетасын яздырып тора. Төмән шәһәрендә үскән, хәзерге көндә армия
сафында хезмәт итүче Рамил турында: ”Ул татарча миннән дә яхшырак сөйләшә”, -
дип горурланып әйтә. Лаеклы ялга чыккач, Әмир абый бар игътибарын бакчачылыкка
юнәлтеп, яздан көзгә хәтле вакытын яшелчә-җимешләр белән мәш килеп үткәрә. Аның
әйтүенчә, быел помидорларының авырлыгы 1 килограммнан артмаган, моңа ул бик тә
борчылган икән. Әмма алар барысы да сабагында өлгергәннәр. Бу көннәрдә Әмир
Сәйфулла улы якыннары белән үзенең 75 яшен билгеләп үтәргә әзерләнә. Без аны
гомер бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, имин тормыш, парлы озын гомер телибез.
Р.КАНГАЗИНА.
|