Бу көннәрдә Төмәннең Мәскәү трактында яңа транспорт чишелеше ачылды. 6 ай элек кенә монда бик күп сфетофорлары белән "боҗра” бар иде. Һәрберсендә бөке һәм тоткарлык булды. Якын киләчәктә Берлин-Владивосток халыкара транспорт коридоры ачылуы күздә тотылгач, мондый комачаулыклар булырга тиеш түгел. Бу җирдә Екатеринбург-Төмән магистрале һәм өлкә үзәген урау юлы кисешә. "Әйләнеч юл” боҗраланган булырга тиеш, әмма әлегә Төмән-Ханты-Мансийск һәм Омск-Төмән федераль юлын тоташтыручы Көнчыгыш участогы юк. Лесобаза районында Түре елгасы аша күпер төзү мөһим. Транспорт чишелешенең төшү урыннары белән озынлыгы 5,2 чакрым, төп йөри торган кисәкнең киңлеге 5,5 метр. Хәрәкәт полосасы дүртәү: һәр юнәлештә икешәр. Гомуми мәйдан - 42,5 мең квадрат метр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.