Аллаһы Тәгалә үзенең камил хикмәте һәм акылы буенча, бәндәләрнең үзләре арасыннан яхшы табигатьле, күркәм холыклы, пакь калебле, үзенең рәхмәт тәрбиясе белән тәрбияләнгән, һәм фәрештәгә юлыгырлык һәм аннан сүз ишетерлек дәрәҗәгә ирешкән, аңардан Аллаһуның сүзләрен өйрәнеп, аны аңлап халыкларга да аңлатырлык итеп ирештерергә лаек булган бер кадерле, хөрмәтле, инсафлы затны сайлап халыклар арасына илче итеп җибәргән. Менә шул илче Аллаһының кануннарын (динен) Аллаһу Тәгалә теләгәнчә, һичбер хыянәтсез итеп Аллаһуны танытучы һәм аңа гыйбәдәт кылу рәвешләрен өйрәтүче зат пәйгамбәр буладыр. Менә шундый хөрмәтле булган пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Мөхәммәт галәйһиссәләм ахырзаман пәйгамбәре (с.г.в.), безнең пәйгамбәребездер (с.г.в.).
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.