2013 елның февралендә Төмән өлкәсе көньягының ерак районнарында яшәүче гражданнарны компьютер грамотасына өйрәтүче мобиль класска бер ел тула. Яңа елда да халык мобиль классны бик көтеп ала. Мәсәлән, Тубыл районы, Байкаловода аншлаг булды - 14-20 январьда Байкалово мәдәният йортында алтмыштан артык кеше укып чыкты. Мондый хәл Абалак авылында да кабатланды. 21-27 январьда мәдәният йорты китапханәсендә укулар оештырылды. Бизинода курслар 28е башланды. Авылларында Интернет тоташмаганга күрә, бирегә Ворогушинодан килеп якташларыбыз белем алдылар. "Кайбер авылларда халык аз булу, Интернетка тоташуда авырлыклар очрау сәбәпле, Тубыл районында мондый активлыкны көтмәгән идек, боларның барчасында район хакимияте башлыгы урынбасары М.Бакиевның, район мәдәният үзәге директоры Р.Бизинаның, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире М.Фарносованың казанышлары”, - диде РИО-Үзәкнең өйрәтү программаларын урнаштыру бүлеге начальнигы Г.Женихова. Ел дәвамында үтеп керергә ерак булган районнарда 1430 кеше компьютер грамотасын үстерү буенча курслар узды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.