Аның туган көнен олылап ел саен ай буе бәйрәмнәр үтә. Быел
мөселман оешмалары аеруча актив булдылар, берсеннән берсе уздырып зур кичәләр
үткәрделәр.
"Төзүчеләр” милләтләр мәдәнияте сараенда әле генә Үзәк диния
нәзарәте оештырган бәйрәмгә зал тутырып җыелган булсак, ял көнне Россиянең Азия
өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты, милләтләр эшләре буенча
өлкә комитеты ярдәмендә әзерләгән чараны рәхәтләнеп тамаша кылдык. Дини
бизәкләр белән эшләнгән искиткеч лазерлы шоу тантанага тагын да күркәмлек өстәде.
Аннары Коръәннән аятьләр укыр өчен сүз пәйгамбәребез (с.г.в.)
нәселе дәвамчысы Ибраһимга – Ирактан килгән кунакка бирелде. Соңыннанрак тагын
бер пәйгамбәребез (с.г.в.) нәселе дәвамчысы Таҗикстаннан килгән Сөләйман дога
кылды. Чыгышлар арасында алып баручы Эмиль Камалов пәйгамбәрнең (с.г.в.)
тәрҗемәи хәле, исламның тарихы белән таныштырды. Чараның сценариена нигез итеп
дөньяда исламның таралышы турында сөйләү алынган иде. Төрле милләтнең мөселман
яшь егет-кызлары мөнәҗәтләр, матур җырлар башкардылар, Ямбай авылы балалары
пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган шигырьләр сөйләделәр, Коръәннән догалар
укыдылар, хатын-кызлар өчен ислам модасы тәкъдим ителде. Мөфти Фатыйх хәзрәт
Гарифуллин казыят составындагы барлык имамнарны сәхнәгә чакырып тәбрикләде.
Әмир Балдин – Акъяр мәчете имамы аларга чын күңеленнән рәхмәт белдереп, алар
динебезне дәвам итүчеләр, без алардан үрнәк алабыз, дип бергәләшеп тәкъбир һәм
салават әйттеләр. 1980 нче елларда совет чорында өлкәдә беренче мәчет салуны
әйдәп йөргән Арслангәрәй хаҗи Арангулов хөрмәт белән искә алынды, һәм хатыны
Сәкинә ханым игезәк егетләре белән истәлекләрен уртаклаштылар.
Бәйрәмнең кунаклары Свердловск өлкәсе мөфтие А.Мостафин, Чиләбе
өлкәсе мөфтие В.Акперов, Төмәннең дини берләшмәләр Конгрессы җитәкчесе
С.Лавренов изге эшне башкаручыларга олы рәхмәтләрен белдереп, котлау сүзләрен
җиткерделәр. Ф.Гарифуллин өлкәнең күп авылларында бәйрәмнәр үткәрүләрен, күп
котлаулар алуларын әйтеп китте. Казыят эшендә актив катнашкан, булышкан
оешма-кешеләргә Рәхмәт хатларын таратты. Алар арасында "Яңарыш” та бар иде.
Бөек Ватан сугышының иң хәлиткеч җирендә – Сталинград өчен көрәштә
катнашкан 91 яшьлек Рифкат Тубаевка "Сталинград көрәшенә 70 ел” дигән медальне
Төмән татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, КПРФның Төмән шәһәр комитеты
беренче секретаре Д.Абукин тапшырды. Шул ук вакытта ул өлкә Думасы депутаты
Т.Казанцеваның мәчетләрне төзекләндерү һәм яңаларны салу өчен 600 мең сум
биргәнлеген белдерде.
Тәнәфестә быелгы мәүлид бәйрәмнәренең бизәге булган өлкә музеенда
кадерле экспонат булып сакланган Мөхәммәд пәйгамбәр сакалының бер бөртеген
карарга чират тезелде, музей хезмәткәре аның тарихы белән таныштырды. Сәхнәдә
изге истәлек сакланган сандык янында ике сәгать буе игезәкләр: Рият һәм Рифат
Сабитовлар мактаулы каравылда тордылар.
500 кешелек зал шыгрым тулган хәлдә матур бәйрәм лазер шоу белән
тәмамланды, икенче катта теләүчеләр тәмле пылау белән сыйландылар.
Халыкның активлыгы, яшьләрнең күп булуы дини оешмаларыбызның
нәтиҗәле, киләчәк буынның әхлакый, рухи яктан сәламәт булуы өчен эзлекле эш
алып баруларын аңлата. Матур бәйрәм һәркем күңелен изгелек нурлары белән генә
бизәде.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
|