Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре Төмән шәһәренең "Төзүче” милләтләр
мәдәнияте йортында өлкә мәдәният департаменты һәм милләтләр эшләре буенча өлкә
комитеты җитәкчелегендә, өлкә, район һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре,
Төмән шәһәр мәдәният үзәге, "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты оештыруында
"Себер йолдызлары” дип аталган концерт белән тантаналы рәвештә ачылды. Сәхнәгә
Ялутор районы, Аслана мәдәният йорты хезмәткәре М.Яценович чыгып, татар
мәдәнияте көннәренең максаты, үткәрелү
планы, татар халкы өчен әһәмияте белән таныштырып, хөрмәтле кунаклар: өлкә
Думасы депутаты Г.С.Корепанов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе
урынбасары В.Л.Чернов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.С.Зиганшинны
(рәсемдә) сәхнәгә чакырды. Хөкүмәт вәкилләре җыелган халыкны бәйрәм
белән котлап, дус-тату, аралашып, киңәшләшеп яшәргә чакырдылар, изге теләкләр
юлладылар. Аннары сүз "Яңа сулыш”, «Себер йолдызлары» телетапшыруларының алып
баручысы Л.Хөрмәтуллинага бирелде. Ул ел ярым вакыт эчендә җирле җырчыларыбыз белән
эшләп, аларның җырларына клиплар төшерүләре турында сөйләде. Концерт
программасы Тубыл шәһәреннән килгән кунаклар – Рөстәм, Руслан Маметовлар һәм
оста гармунчы Азат Абдуллинның матур чыгышлары белән башланды. Аларны моңлы
тавышлары белән тамашачыларның күңелләрен яулап өлгергән сандугачларыбыз –
Җәмилә Рәхимова, Чулпан Акъярлы, шулай ук яңа кабынган йолдызлар: Руслана
Рәхимова, Лола Сабирова, Оксана Сөлкәрнәева, Фәгыйль Кәримов алыштырдылар.
Төрле уен-коралларында халык көйләрен уйнаган Гаяз Габдуллин белән Әбүзәр
Миннебаев, җирле фольклорны яратып башкаручы "Әхтәмушки” (җитәкчесе Ә.
Назыйров), "Саз” (Җ.Касыймов),
"Сандугач” (З.Кожевникова) ансамбльләре, себер шагыйрәсе, җырчы Клара
Кучковская чыгышлары да күңелләргә бәлзәм булып ягылды. Ә Гыйззәт Әминовның
биюе тамашачыны дәртләндерсә, ”Аккош” (А.Сәгататдинова), "Гүзәл” бию
ансамбльләре (В.Әйтбаева) кызлары серле хисләр дөньясына алып керде. Әлеге чара
себер җиребезнең талантларга бай икәнен кабат дәлилләде. Әгәр аларның барысын
да ешрак җыеп, туплап, шундый концертлар оештырсаң, халкыбыз горурлыгы, үзаңы
тагы да күтәрелер иде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
|