|
Главная » 2011 » Декабрь » 23
Редакциябездә "Әдәби Төмән”
активистлары белән бергәләп туган көн-юбилейларны, истәлекле даталарны, искә
алу кичәләрен, төрле очрашулар үткәрү матур гадәткә әверелде. Кунакка
чакырылган иҗтимагый оешма, башка редакцияләр вәкилләре безнең дуслык,
бердәмлеккә, фикерләшеп нәтиҗәле эш алып баруыбызга сокланалар. Чираттагы
утырыш, гадәттәгечә, беренче редакторыбыз Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның туган
көненә багышлану белән бергә, дәрәҗәле, асыл затыбыз, мөхтәрәм хатын-кызыбыз,
ярдәмчебез, эчтәлекле язмалары белән газетабызга ямь өстәүче Люция Бәдретдин
кызы Хәбибуллинага 85 яшь тулуны билгеләп үтү дә төп темаларның берсе иде.
Тагын да "Яңарыш”ның журналистлар оешмасы да елдан-ел артып торуы куандыра.
Аның сафларына тәҗрибә туплаган, акыллы, ихтирамга лаек шәхесләр кабул ителүе
зур шатлык, безнең өчен олы дәрәҗә.
Просмотров:
981
|
Добавил:
Zul4itai
|
Дата:
23.12.2011
|
|
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Бер-беребезнең хәлләрен белешеп, кайгы-шатлыкларыбыз
белән уртаклашып, акыллы киңәшләр бирешеп, фикерләр алышып эшләгәнгә, ничек
тагын бер ел үткәнен сизми дә калганбыз. Вакыт шундый тиз үтә, әллә җир үз
күчәрендә тизрәк әйләнә башладымы дип шикләнеп тә куясың. Ел ахырында
һәркайсыбыз башкарган эшләребезгә йомгак ясыйбыз, уңышларыбызны барлап,
киләчәккә йөкләмәләр алып, планнар корабыз... Менә мин дә бүген, хатлар бүлеге
мөдире буларак, сездән килгән хатларны регистрацияләп барган дәфтәремне кабат
кулыма алып, хәбәрчеләребез исемлеген «күзлек» аша үткәрәм. Фамилияне уку белән
хуҗасы, хәтта почеркы күз алдына килеп баса да, җанга рәхәтлек иңә. Шушы еллар
эчендә хезмәттәшлек итеп туганлашып беттек, дисәм һич тә арттыру булмас.
Просмотров:
593
|
Добавил:
Zul4itai
|
Дата:
23.12.2011
|
| |
|
Подписка |
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.
|
Cтатистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|