Ел
нәтиҗәләре
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Бер-беребезнең хәлләрен белешеп,
кайгы-шатлыкларыбыз белән уртаклашып, акыллы киңәшләр бирешеп, фикерләр алышып
эшләгәнгә, ничек тагын бер ел үткәнен сизми дә калганбыз. Вакыт шундый тиз үтә,
әллә җир үз күчәрендә тизрәк әйләнә башладымы дип шикләнеп тә куясың. Ел
ахырында һәркайсыбыз башкарган эшләребезгә йомгак ясыйбыз, уңышларыбызны
барлап, киләчәккә йөкләмәләр алып, планнар корабыз... Менә мин дә бүген, хатлар
бүлеге мөдире буларак, сездән килгән хатларны регистрацияләп барган дәфтәремне
кабат кулыма алып, хәбәрчеләребез исемлеген «күзлек» аша үткәрәм. Фамилияне уку
белән хуҗасы, хәтта почеркы күз алдына килеп баса да, җанга рәхәтлек иңә. Шушы
еллар эчендә хезмәттәшлек итеп туганлашып беттек, дисәм һич тә арттыру булмас.
Безгә һәр хәбәрчебез кадерле. Яңа яза башлаучылар, яшьләр, балалардан хат алу -
безнең өчен зур сөенеч, димәк, уртак тырыш хезмәтебез бушка түгел, аны халык
күрә дигән сүз бит бу. 2011 елда укучыларыбыздан 450гә якын хат алдык. Бирегә
электрон почта аркылы килгән хатларны, котлау, белдерүләрне кушсаң, саны мең
ярымга җитәчәк. Иң актив хәбәрчеләр арасыннан Әмир Юскаев (Талымхан авылы),
Гөлсинә Колчакова (Шыкча авылы), Нәркәс Нәбиуллина (Казанлы авылы), Галия
Сагитуллина (Индрәй авылы), Гөлнур Хәйруллина (Урманбаш авылы) һ.б. билгеләр идек. Шундый ук җылы сүзләр белән
Тубыл шәһәрендә яшәүче Рәйханә апа Алимова, Санникова авылында яшәүче Альберт
абый Урамаев, апалы-энеле Люция апа Хәбибуллина белән Изил абый Гарифуллинны
әйтмичә үтеп булмый. Тугрылыклы дусларыбыз булганга чын күңелдән шатбыз. Үткән
еллар белән чагыштырганда, быел мәктәп укучылары бик актив булдылар. Биредә
татар теле укытучылары, класс җитәкчеләренең роле зур дип беләбез. Бердәм эшләгәнгә
күрә, хезмәтебез нәтиҗәле булды. Киләсе 2012 нче елда да аралашып, фикер алышып
яшәп, милләтебез, телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне саклап
калу максаты белән башкарган хезмәтебезне дәвам итәрбез дип ышанабыз.
Сезне Яңа ел бәйрәме белән
котлыйбыз, сәламәтлек, имин тормыш, озын гомер телибез. Алдагы елларда да гаилә
учагыгыз дөрләп янсын, табыныгыз мул булсын, күңелегезгә шатлыклы
өмет-ышанычлар иңсен, бәхетле булыгыз!
Р.КАНГАЗИНА.
|