Һәр елны Яңа ел алдыннан Россиянең барлык регионнарыннан Мәскәүгә Кремльдәге чыршы бәйрәменә сабыйлар җыела. Быел шушы чарага 24 декабрьдә чартерлы рейс белән самолетта Төмән өлкәсеннән 120 укучы китә. Делегациягә 8-14 яшьлек "5” билгеләренә генә укучы, конкурс һәм олимпиадаларда җиңүче, призлы урынар алучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы укучылар; балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, күп балалы гаиләләрнең, хәрбиләрнең сабыйлары керделәр. Балаларны хокук саклау органнары, медицина хезмәткәрләре, укытучылар озатып барачаклар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.