Төмән өлкәсендә дөньяга тудырып, лаеклы дәрәҗәдә биш һәм аннан да артыграк бала тәрбияләүче хатын-кыз - анага җәмәгать тануын һәм югары дәрәҗәдә хөрмәт тәэмин итү өчен 2006 елда "Ана даны” медален тапшыру оештырылды.
Төмәндә XV нче "Сөләйманов укулары” бөтенроссия фәнни-практик конференциясе үтте. Ике көн эчендә катнашучылар пленар утырышта, филология, тарих, мәдәният һәм мәгариф секцияләрендә мәгънәле, эчтәлекле докладлар тыңларга, шәһәр мәдәният үзәгендә концерт программасын, өлкә фәнни китапханәсендә Булат Сөләйманов иҗатына багышланган күргәзмәне тамаша кылырга, Ямбайда талантлы шагыйрь, кыю җәмәгать эшлеклесе каберенә чәчәкләр салырга, түгәрәк өстәл артында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга, музейда экскурсиядә булырга өлгерделәр.
Россия Герое исемен алган Төмән районы, Нариман авылы егете Раушан Абдуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча икенче өлкә беренчелеге Төмән шәһәренең "Прибой” спорт мәктәбе бинасында узды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.