Пленар утырышны котлау сүзләре
белән өлкә милләтләр эшләре комитеты рәисе Е.М.Воробьев башлап җибәрде, татар
милләте өчен зур эшләр башкарган фидакарьләргә: Хәнисә Алишинага, Александр
Ярковка, Вәлимә Ташкаловага, Асия Сәйфуллинага, Зәйтүнә Тычинскихка, Клим
Садыйковка комитетның Мактау
грамоталарын тапшырды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе исеменнән
башкарма директоры Т.Мирасов һәм татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе
Р.Насыйров унбиш ел буе шулай абруйлы якташыбызны хөрмәтләп бергәләшеп җыелып,
аның иҗатын өйрәнеп килүебез, халкыбызның уңышларына куанып, проблемаларын
уртага салып сөйләшүебезгә шатлыкларын белдерделәр, бу конференциянең дә
нәтиҗәле үтүен теләделәр.
Төмән дәүләт университеты доценты
М.А.Сагидуллин пленар утырыштагы докладларны башлап җибәрде. Ул себер татар
теленең ЮНЕСКО тарафыннан югалып баручы телләр исәбенә кертелүен әйтеп китте. "Тел
гаиләдә аралашу чарасы булудан туктаса, югала. Тик бу функцияне үтәү белән генә
дә ул үсешкә ирешми, ярлылана, күп сүзләр, китапта гына саклана торган
грамматик конструкцияләр төшеп кала. Тел көнкүрештә, укытуда һәм иҗтимагый
тормышта кулланылса гына үсәргә мөмкинлек ала. Безнең алда себер татар телен
саклау бурычы тора”, - диде ул.
Төмән өлкәсе буенча дәүләт
статистикасы федераль хезмәтенең бүлек начальнигы Т.Б.Ивашкина 2010 елгы халык
санын исәпкә алу нәтиҗәләрендә татарларга кагылышлы төп демографик
характеристиканы ачыклап китте. Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча өлкәнең көньягында
татарлар 102,6 мең кешене тәшкил иткәннәр, ягъни 8,1%. 2002 нче ел белән
чагыштырганда аларның саны 4,4 меңгә кимегән. Шәһәрләрдә аларның 49,8 меңе
(48,6%) яши. Үзләрен себер татарлары дип яздыручылар 6,6 мең кеше, аларның 15%ы
шәһәрдә яши. Барлык татарларның 97,4%ы рус телен, 48,2 меңе татар телен
беләләр.
Яр Чаллы шәһәренең 33 нче мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Н.Шәрипова Булат Сөләймановның "Абу баба”,
"Әни”, "Өйләндеңме әле, улым?” "Беренче мәхәббәт”, "Бүләк” хикәяләренә төпле
анализ ясады. Аның шагыйрь генә түгел, талантлы прозаик та булуын билгеләп
үтте. "Б.Сөләйманов кыска гына хикәяләре аша тормыш чынбарлыгын бөтен
дөреслеге белән күз алдыбызга китереп бастыра.
Әсәрләренең җиңел укылуы, вакытлар
үтү белән актуальлекләрен югалтмаулары аның оста куллы язучы булуы турында
сөйли”,
- диде педагог.
Көчле тавышы, ораторлык
осталыгы белән бөтен аудиторияне үзенә караткан Россия фәннәр академиясенең
Себерне өйрәнү мәсьәләләре институты өлкән фәнни хезмәткәре Г.Т.Бакиева себер
татарларын тарихи-этнографик яктан өйрәнүнең нәтиҗәләре һәм проблемалары
турында сөйләде. Бу юнәлештә безнең көннәрдә Ф.Вәлеев, Н.Томилов, Себерне
өйрәнү мәсьәләләре институты хезмәткәрләре аеруча күп хезмәт куйганнар. Доклад
сөйләүче үзе дә ун елдан бирле Ю.Квашнин белән тубыл-иртеш татарларының этник
һәм социаль-демографик үсешен тикшерә, социаль-тарихи процессларны өйрәнә.
Себер татарларының хокукый мәдәниятен, дини хәлен, фольклорын, тарихын
ачыклауда үзләреннән шактый өлеш керткән галимнәргә, Татарстан фән эшлеклеләре
хезмәтләренә тукталып китте. Бүгенге көндә җыелган тәҗрибәне берләштереп,
системага салып, йомшак якларын тулыландырып, теоретик-методологик торышын
булдыру таләп ителүен аңладым мин бу чыгыштан. Нәтиҗә себер татарларына статус
алырга ярдәм итәчәк.
Ринат Насыйров өлкә татар
Конгрессы идеясе белән традициягә
әверелгән – быел өченче ел тапшырылачак Б.Сөләйманов исемендәге премиягә дәгъва
кылучыларның гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә аз булуын әйтеп үтте. Аны "Җәмәгать
эшлеклесе” номинациясендә лауреат булган иҗтимагый хәрәкәттә актив катнашучы,
"Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен оештыручы Роза Яхинага тапшырды.
Секцияләрдә тел, мәдәният
һәм тарих турында сөйләшү дәвам итте. Докладлар арасында кызыклылары да булды.
Икенче көнгә программада
минем өчен иң әһәмиятлесе - түгәрәк өстәл артында сөйләшү иде. Ләкин ул
канәгатьләнерлек дәрәҗәдә узмады. Татарның киләчәге өчен борчылучы кешеләр
шулай азмы, әллә мондый җыелышларда нәрсә дә булса хәл ителәсенә ышанычлары беттеме?
Алай да хөрмәтле галимнәребез, иҗтимагый хәрәкәт активлары себер татарларының
телен үстерү, статус алу, тарихи китапларның юклыгы һ.б. мәсьәләләр турында
тәкъдимнәрен белдерделәр. Алар арасында "себер татарлары тарихына багышланган
китапларны бернинди китап кибетеннән дә табып булмый, алар белән башка халыклар
да кызыксыналар”, "саз ягы татарларына, җирле халык, дип аерым статус бирергә
планлаштыралар, башка себер татарларын читтә калдырып”, "телебез турында үзебез
кайгыртмасак, ул үләр, глобализация вакытында күпләр рус теленә күчәләр, безгә
бергә җыелышып, аның киләчәге турында җентекле сөйләшергә иде”, "бүгенге көндә
Төмән һәм Тубыл югары уку йортларындагы татар бүлекләре белән килеп туган хәлне
искә алып, аларны саклап калу өчен көрәшергә”, "мәктәпләрдә татар теле һәм
себер татар телен укыту арасында сайлау юлын булдырырга”, "тюркология
институты, тарихи һәйкәлләрнең реестры кирәк” кебек фикерләр яңгырады. Казаннан
килгән тарих фәннәре докторы Д.Исхаков, быел интернетта ачылачак "Татар иле”
порталында себер татарларына да барлык теләгән материалларын урнаштырырга
мөмкинлек бирелер, тик аларны эшкәртеп, җибәреп торучы гына булсын, диде.
Түгәрәк өстәл артындагы
сөйләшүне алып барган өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты рәисе
В.Ташкалова "Сөләйманов укулары”ның киләсе елга темасын, оештыручыларын
билгеләүдә тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, конференцияне тәмам дип белдерде. Миңа
калса, һәркем, резолюциядәге тәкъдимнәр тарихи истәлек булып кәгазьдә генә
калмасын иде, дигән теләктә калгандыр.
Г.ВӘЛИЕВА.
|