Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2012 » Май » 24 » ХАТЫН-КЫЗНЫҢ КҮРКӘМЛЕГЕ - АНА БУЛУДА
15:44
ХАТЫН-КЫЗНЫҢ КҮРКӘМЛЕГЕ - АНА БУЛУДА

Шул уңайдан 50 мең сум премия бирелә, пенсиягә чыкканнан соң  хезмәт ветераны кебек льготалар билгеләнә. Алты ел эчендә мондый бүләккә 195 күп балалы ана лаек булды. Халыкара гаилә көнен билгеләп үтүне дәвам итеп,  18 майда Төмән өлкә хөкүмәтенең олы залында губернатор Владимир Якушев Төмән, Тубыл шәһәрләре, Төмән, Тубыл, Түбән Тәүде, Ялутор, Упорово, Сладковск, Абатск һәм башка районнарның 15 хатын-кызына "Ана даны” медален тапшырды. Алар арасында безнең милләттәшләребез дә бар. Мәсәлән, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылыннан Нәркизия Әхмәтфәрит кызы һәм Әмир Зәкәрия улы Әхтәриевлар акыллы, эшчән бер егет һәм дүрт кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, әтиләре балаларының матур тормыш корып яшәүләрен, оныкларын туйганчы сөя алмый калды, яннарыннан киткәнгә дә инде дүрт ел тула. Шушы тантанага Нәркизия Әхмәтфәрит кызы Рания һәм Нуризә (астагы рәсемдә) исемле кызлары белән килде.

Тубыл районы, Хуҗайлан авылында 5 балалы Миршат Мөфтах улы һәм Сания Таип кызы Зәнкиевлар (өстәге рәсемдә) яши. Бүгенге көндә 15 оныклары бар. Авылдашлары арасында зур абруй казанган тырыш, хезмәт сөюче гаилә. Бу бәйрәмгә Зәнкиевлар уллары белән килгәннәр.

Төмәндә Нурзидә һәм Газинур Фәрхетдиновлар дүрт егет һәм ике кыз тәрбиялиләр. Иң олы бала – Лиана шушы бәйрәмнең шаһиты. Иң кечкенә кызлары 5 яшьлек Карина балалар бакчасына йөри. Нурзидә ханым физиотерапия буенча шәфкать туташы, тормыш иптәше Газинур электр белән эретеп ябыштыручы. Балалар ата-ана назын тоеп сәламәт тормышта үсәләр.

Медаль белән бүләкләнгән  аналарның барысын да чын күңелдән тәбриклибез.

Гаилә ул - нигез, ныгытма. Рухи һәм әхлакый кыйммәтлелек, традицияләр, ата-бабалардан килгән йолалар нәкъ менә гаиләдә тәрбияләнә.  Безнең регионда күп балалы гаиләләргә уңай шартлар тудыру өчен федераль һәм өлкә порограммалары уңышлы эшли.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: новости области | Просмотров: 462 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 7
    Гостей: 7
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz