Бу көннәрдә Төмән дәүләт университетында Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре, мәдәният буенча комитетлары, Төмән дәүләт университеты, Россия фәннәр академиясенең тарих-филология фәннәре бүлеге каршындагы Россия тюркологлар комитеты оештыруында себер татарлары телен фәнни өйрәнүгә нигез салучы, Казан дәүләт университеты профессоры Диләрә Гариф кызы Тумашеваның якты истәлегенә багышланган "Тюркологиянең актуаль проблемалары: Тумашева укулары" дүртенче Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе уздырылды. Чараның спонсорлары милләт җанлы эшкуар Рәшит Сәләмов, Россия рәссамнары Союзы әгъзасы Әлфия Мөхәммәтова булдылар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.