Бу
көннәрдә Төмән дәүләт университетында Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре,
мәдәният буенча комитетлары, Төмән дәүләт университеты, Россия фәннәр академиясенең тарих-филология фәннәре бүлеге
каршындагы Россия тюркологлар комитеты оештыруында себер татарлары телен фәнни
өйрәнүгә нигез салучы, Казан дәүләт университеты профессоры Диләрә Гариф кызы Тумашеваның якты истәлегенә багышланган
"Тюркологиянең актуаль проблемалары: Тумашева укулары" дүртенче Бөтенроссия
фәнни-практик конференциясе уздырылды. Чараның спонсорлары милләт җанлы эшкуар
Рәшит Сәләмов, Россия рәссамнары Союзы
әгъзасы Әлфия Мөхәммәтова булдылар.
Филология
һәм журналистика институтының икенче катында, фойеда Ә.Ф.Мөхәммәтова
җитәкчелегендә "Северное сияние” сәнгать салонының декоратив–кулланма сәнгать
күргәзмәсе, өлкә татарларының ”Яңарыш”
газетасына язылу оештырылды. Стенага Д.Тумашевага багышланган бик матур һәм
эчтәлекле стенд эленгән.
Конференцияне
Төмән дәүләт университеты филология һәм журналистика институтының татар теле
һәм әдәбияты бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә
Чәүдәт кызы Алишина ачты һәм алып барды.
Төмән
өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Виктор Хоменко, Бөтендөнья
татар Конгрессы рәисе урынбасары, тарих фәннәре докторы, РТ фәннәр
Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты профессоры Дамир Исхаков,
Төмән дәүләт университетының филология һәм журналистика институтының вакытлыча
директор вазифасын үтәүче, филология фәннәре докторы, профессор Елена Эртнер
чарага килгән халыкны кайнар котладылар, уңышлар теләделәр.
Конференциягә
җыелган милләттәшләребезгә ”Яңарыш” газетасының 20 яшьлек юбилее уңаеннан һәм
декабрь аенда аның беренче мөхәррире,
оештыручысы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка 70 яшь тулу хөрмәтеннән, аны искә алып
экраннан алдагы елларда төшерелгән тасмалар буенча слайд күрсәтелде.
Пленар
утырыш ике кисәккә бүленде. Катнашучыларның яртысы өлкә фәнни китапханәсенә
киттеләр, икенче яртысы биредә калдылар. Институтта Дамир Мәүләви улы алып
барган секциядә сөйләнгән Хәнисә Алишинаның эчтәлекле һәм кызыклы доклады
себер татарларының телен һәм диалектын фәнни яктан өйрәнүгә нигез салучы
галим Диләрә Тумашеваның күпкырлы хезмәтенә багышланды. Хәнисә апа
Д.Тумашеваның әйткән сүзләрен, мисаллар китерде. Диләрә Гарифовнаның хезмәте
өйрәнелә, аңа таяналар, диде ул.
Филология фәннәре докторы Гөлсинә Ниязова Төмән дәүләт университетының татар
теле һәм әдәбияты бүлеге студентларына бүлекнең 15 еллыгына багышланган
тапшыруларның копиясен – диск бүләк итте. "Миңа бирелгән вакытта иң яраткан
фильмымның берсе – "Кантуган”ны тәкъдим итәм”, - диде ул.
Конференциядә
искиткеч җитди, актуаль, милләтебез өчен мөһим докладлар яңгырады. Аларның
һәрберсе мактауга лаек. Л.Шәмсетдинованың "Искер – Себер ханлыгының башкаласы”,
Н.Уразованың Ямбай тарихи–архитектура музей–тыюлыгының бүгенгесе, киләчәге
турында җан атып сөйләгән докладлары слайдлар белән бизәлгән. В.Маловның "21
гасырда Төмән өлкәсе сазъяк татарларының табигать байлыкларын кулланулары”
темасы шулай ук слайдлар белән баетылган иде. Бу доклад милләттәшләребезгә
аеруча ошады. Аңа залда утыручылар рәхмәтләрен белдерделәр. Конференциядә
Кузбасс институтыннан, Казан федераль университетыннан, Омск югары уку
йортыннан катнашучылар булды. Дамир Мәүләви улына бигрәк тә Тубыл социаль
педагогия академиясе студентларының чыгышлары ошады. "Барысы да Казанга
җибәрергә лаеклы”, - диде ул. Радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов
Себер татарлары тормышында актив катнашулары өчен Дамир Исхаковка Хәбибулла
Якин исемендәге, Әлфия Мөхәммәтовага Владимир Шарпатов исемендәге дипломнар
тапшырды. Татарларны бер урынга җыеп, бик зур көч таләп иткән шушындый күркәм
фәнни–практик конференция үткәргәне өчен якташларыбыз чын күңелдән Хәнисә
Чәүдәт кызына рәхмәтләрен белдерделәр. Киләсе елга юбилейлы конференция
федераль күләмдә Казанда оештырылачак.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|