Укытучы елына багышланган "Мәктәп тарихы: вакыйгалар һәм кешеләр” смотр-конкурсы җиңүчеләре рәтендә Ямбай урта мәктәбе дә бар. Катнашучылар конкурс комиссиясенә мәктәпнең тарихын, киләчәк буынны тәрбияләүдә укытучының ролен чагылдырган материаллар тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗә ясаганда вакыйгаларның тарихи дөреслегенә, мәктәп үсешендә укытучының роленә бәя бирелде. Жюри әгъзалары үзләре дә мәктәпләрдә булдылар. Шәһәр мәктәпләре арасында иң яхшы тарихны саклаучы дип Ишимның 7 нче мәктәбе музее танылды. Авыл мәктәпләре арасында Голышман районының Земляновск мәктәбе музеена икенче урын бирделәр, Ямбай мәктәбе өченче урынга лаек булды. Алдагы ике мәктәпкә 150шәр сум премия, Ямбай мәктәбе музеена ноутбук тапшырдылар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.