Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тарих » Тарих

СУНАРЧЫНЫҢ ЮЛЫ УРМАНДА

Урман ашата да, киендерә дә, җылыта да, диләр халыкта. Минем әтием Шамил сунарчы иде. Аның  гел ял көннәрендә иртә белән  патроннарына ядрә, дары тутыруы хәтердә калган. Әтинең  патрон эченә сала торган әйберләре  бер кечкенә чемодан эчендә сакланды. Мылтыгын ул бездән,  балалардан, яшереп карават астына куя иде.  Берничә тапкыр һичкем күрмәгәндә кызыксынып алып та караганым булды.

1980 еллар башында каникулда ул энем белән мине  Төмәнгә алып килде. Без "Охота” кибетенә кердек. Аучылык өчен монда нәрсә генә юк! Төрле хайван, кошларның карачкыларына карап шаккаттым. Әти кибетчегә сунарчылык билетын күрсәтеп яңа мылтык, аңа футляр, аучылык кирәк-яракларын алды.

Әти 40 елга якын мәктәптә балаларны укытты. Көндезен мәктәптән йөгереп кайта да, тиз генә өстен алыштырып, ашап урманга китә. Ул табигатьне нык яратты. Кышмы, җәйме, көзме, язмы, гел юлда булды, һава торышы да аны борчымады. Ул  урманга көн саен барды. Өйдәге терлек карау һәм башка эшләр әни, безнең өстә иде. Кечерәк чакта,  Куян бабаең бирде, дип, урманда ашаганыннан соң калган бер йомырка, карда эрегән конфетлар алып кайта иде. Шуңа ышанып аларны яратып ашадым. Берничә тапкыр кышын умарта оясын табып, савытка бал салып, майкасына кәрәзләр урап алып кайтты. Караңгыга калса, борчыла идек. Арып-талып килеп  керә. "Бүген 60 чакрым йөреп куйдым, фәлән җиргә хәтлек җиттем. Нәрсә алып кайтуымны чоланга чыгып карагыз”, - ди. Анда я сусар (куница), я кеш (соболь), я чәшке (норка), я төлке була. Искиткеч матур хайваннарны кызгана идем. Әти мехларын эшкәртеп тиз арада сата иде. Ике селәүсән (рысь), бер кыр кәҗәсе, ике бүре атты. Бурсык, янут (енот)  кебек хайваннарны Белка исемле Себер лайкасы нәселендәге  эте белән аулады. Шарик, Трезор исемле сунарчы этләребез дә булды. Аларның паспортлары әлегә кадәр саклана. Вак-төяк куян ише хайваннарны санамыйм да инде. Әти кыр үрдәген берьюлы 10-15не күтәреп кайта иде. Ел әйләнәсендә балык тотты. Бер метрга якын чуртаннарны ләгәнгә сала иде, хәзер андый балыклар безнең яктагы елгаларда юк. Кайбер елларда бакчада читлектә төлкеләр асрадык. Безгә бала вакытыбызда төлке бүрекләрен үзе тегеп киертте. Кыткүл, Бухарин, Киндерле, Канчәбер авыллары урман-кырларын  үтәдән-үтә йөреп чыккан ул. Берничә тапкыр кышын суга батты, әллә ничә тапкыр адашты. Ауларны сатып ала, югалта, тагын ала. 4-5 "Восход”, "Минск” мотоциклларын эштән чыгарды.  Урманнан беркайчан да табышсыз кайтмады. Гөмбә, җиләк-җимеш,файдалы үсемлекләр  җыйды. Ирекле сунарчы тормышы шундый буладыр... Безнең Себер урманнары ифрат бай, шул байлыкларның  табигатькә зыян китерми генә файдасын күрергә кирәк. Синең аңа мөнәсәбәтең нинди, ул да сиңа шулай җавабын кайтара.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: Тарих | Добавил: Zul4itai (02.02.2012)
Просмотров: 772 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz