28 нче январь
көнне Тубыл шәһәрендә төрле милләтләр мәдәниятен чагылдырган концерт үтте.
"Содружество” иҗтимагый оешмасы һәм Тубыл шәһәр себер татар мәдәният үзәге
(җитәкчесе С.Ф.Ильясов) оештырган мәдәни
чарада рус, татар, немец телендә җырлар яңгырады. Кунакларны аллы-гөлле
алъяпкычлы милли күлмәкләрдә "Сүзге” ансамбле җырчы һәм биюче кызлары каршы
алдылар. Сәхнәдән һәр милләт вәкиле
туган телләрендә тамашачыларны сәламләде, гореф-гадәт, сынлы-сәнгать
үзенчәлекләре белән таныштырды, милли костюмнарының бизәкләренә карата
кызыксыну уятты. Тамашачылар өчен фойеда кул эшләре, балчыктан әвәләнгән
сыннар, чигеп ясалган рәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Сәнгать һәм мәдәният үзәгенең
концертлар залы тамашачылар белән шыгрым тулы булды. "Гутен лауне” (яхшы кәеф) немец телендә, "Хор
русской песни”, атаман Трушников исемендәге "Вольница” казаклар ансамбле,
”Зәгъфран”, "Себер нурлары”, ”Сүзге”, Руслан Маметов башкаруында яңгыраган
җырлар тамашачылар күңеленә хуш килде. Дуслык, татулык чарасы кабатланмас матур
бәйрәмгә әверелде. Чараны мәдәният үзәге хезмәткәре Розалия Корманалиева матур
алып барды, оста программа төзүче Алсу
Симоновага, оештыручыларга
тамашачылар рәхмәтләрен белдерделәр.
Р.УМИТБАЕВА.
|