Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тарих » Тарих

Төркиядә туган якташыбыз


Бу мөлаем, йөзеннән нур балкый торган кеше белән Индрәй авылы мәчетенең 20 еллык юбилеенда таныштым мин. Аның чыгышы шул кадәр күңелгә үтеп керде, шунда ук, үтемле итеп сөйли белү осталыгы каян килде икән анда, дигән сорау туды миндә. Чыгышлар тәмамлангач, алып баручы хәбәр иткән "Төркия кунагы Әнвәр Йолдырыймны” эзләп киттем. Баксаң, аның белән кызыксынучы мин генә түгел икән, тирәсенә җыелган кешеләр үзен игътибар белән тыңлыйлар иде.

- Мин Төркиядән түгел, ә хәзер яшәгән урыным – Омск өлкәсеннән килдем монда, - диде ул. – Үзем себер татарларының бер вәкиле. 1908 нче елларда Омск өлкәсенең Үләнкүл, Каракүл, Яланкүл һәм Чарналы авылларыннан йөзләгән гаилә Төркиягә күчеп китәләр, алар арасында минем әти-әнием дә була.

Решадиягә нигез салына

Бу карарны кабул итәргә этәргән танылган якташлары, элекке патша Дәүләт Думасы депутаты, политик карашлары өчен хәзер үзе дә эзәрлекләнгән Әбдрәшит Ибраһимов: "Иманыгызны, балаларыгызны чукындырудан саклагыз! Патша Россиясендә мөселманнарның киләчәге юк! Осман империясенә качыгыз! Җир ул – Аллаһы Тәгаләнеке, без барыбыз да аңа буйсынабыз гына”, - дип диндәшләрен Төркиягә күчәргә өнди. Ул вакыттагы Тубылдагы мөселманлыкка каршы миссиянең эше турында хәбәрдар булган күпләр патшадан илдән китәргә рөхсәт сорап яза һәм озак кына көтүдән соң, бөтенесе дә уңай хәл ителгәч, юлга кузгалалар. Тик салкыннар күп зыян китерә. Чаналарда Омскка кадәр җитеп, аннан Одессага товар вагоннарына төялеп китәләр. Салкын, авырулар күпләрнең гомерен өзә. Төркиядә дә үзләрен хуш күреп каршы алмыйлар. Ә.Ибраһимов яхшы җирләргә урнаштырырга дип сөйләшеп куйган Әбдел-Хәмит солтан ул вакытта инде җитәкчелектән төшерелгән була. Шуңа да мөһәҗирләргә Конья провинциясендәге тау итәгендә ташлы җирләр генә эләгә. Аны эшкәртеп, өйләр салып, урамнарына үзләренең авыл, авылга "Решадия” исемнәрен биреп яшәп китәләр. Телне, гореф-гадәтләрне саклыйлар. Күңелләре гел туган якларына омтыла, кичләрен бергәләшеп җырлашып, сөйләшеп үткәрәләр.

Әнвәр ага үткән юллар

1937 нче елда, чираттагы хөкүмәттә булган үзгәрешләрдән соң, Решадиядән Богределикка әверелгән авылда, Таһир һәм Бибисара гаиләсендә Әнвәр Йолдырыйм туа. Анда белем ала, мәдрәсәдә укый. Мәчеттә имам була, аннары 20 ел Финляндиядә имам вазифасын башкара. Себердән китүчеләрнең берсенә дә туган якларын яңадан күрергә насыйп булмый, бу изге хыялны тормышка ашырырга алынган Әнвәр ага изге туфракка 2005 нче елны аяк баса. Тормыш юлдашы табып, татар авылларында дин сабакларын өйрәтә. Аның белеме, укыту осталыгы тиз арада күпне төшенергә ярдәм итә. Җитез, хөр фикерле, сәләтле төркияле туганнары үзләрендә төпләнеп калуга бик шат күршеләребез. Әнвәр хәзрәт туган ягындагы туганнары, Финляндиядәге балалары белән аралашып, сөйләшеп тора. 2007 нче елда Богределикның 100 еллыгына да барып кайта. Шулай әти-әни, әби-бабалары бер күрергә тилмергән туган як каеннары, биек булып үскән яшел чирәмнәре матурлыгына бала-оныклары соклана хәзер. Аларның сәламен җиткерә.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Тарих | Добавил: Zul4itai (02.02.2012)
Просмотров: 680 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz