1821 елда авылда күн заводы
салына, ул 19 гасырның 60 елларынача эшли. Агач Мәүлекәй мәчете нигезе
урынына 1884 елны абыйлы-энеле Мортазиннар акчасына кечкенә мәчет төзелә, -
дип сөйли-сөйли, Галия апа Совет чорындагы мәгарифкә багышланган стендларга
күчте. Алар 1920 еллардан хәзерге көнгәчә мәктәптә барган вакыйгалар,
истәлекләр, укытучыларга багышланганнар иде.
Төрле елларда укыган укучылар тарафыннан төзелгән фоторәсем альбомнары
саклана. Мәсәлән, бер альбомда 1954- 1955 елларда Ямбай мәктәбендә укыган Шамил
Фәхретдиновның 1969 елны мәктәпне тәмамлаучыларның очрашу кичәсенә килә алмаганга
гафу үтенеп язган хаты бар. " Хөрмәтле укытучыларым! Киндерле мәктәбендә
директор вазифасын үтим. Дәресләр күп. Читтән торып югары уку йортында тарих
факультетының 4 нче курсында укыйм, гаиләле, балалар үсә. Мин сезне һәм
классташларымны һичкайчан онытмаячакмын, барчасы өчен дә рәхмәт”, - дип язган
ул.
Ямбай - өч чорда Ватаны өчен батырлык күрсәткән каһарман
егетләрнең туган авылы. Алар - 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшит
Аширбеков; 1979-1989 елларда Әфганстан илендә барган сугышта 1983 елны
интернациональ бурычын үтәгәндә гомерен биргән, үлгәненнән соң "Кызыл йолдыз”
ордены белән бүләкләнгән Әкрәм Әхтәм улы Рәхимов; 2010 елны Дагстанда хезмәт
бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган, үлгәненнән соң Россия Герое исеме
бирелгән Тимур Мөхәммәтсабар улы Мөхетдинов. Илебез һәм халкыбыз шушы
егетләребезне мәңге онытмас, алар
үлемсез!
Әкрәм Әхтәм улы Рәхимов 1965 елның январенда дөньяга килә. Әтисе Әхтәм һәм әнисе Хәят биш
бала тәрбияләп үстерәләр. Әкрәмнең Мәрхәбә исемле апасы, Әгъзәм, Әдһәм, Әгълам атлы абыйлары була.
Малай 1972 елны мәктәпкә укырга керә. Хезмәтне ярата, тырышып дәресләрен
әзерли. Аеруча класс җитәкчесе Имбира
Сәмих кызы Рәфыйкованың рус әдәбияты дәресен ярата. Тарих, спорт һәм
техника белән кызыксына, бик теләп
трактор йөртә. Тыйнак, тәртипле була, һичкайчан дусларын кыерсытмый, олыларны
хөрмәтли. Ниндидер кыска гына кисәтү ясасаң,
колагының очына кадәр кызара. Һәрчак тәрәзә төбендәге икенче партада
утыра, урынын беркайчан алыштырмый. Укытучыларының һәм дусларының хәтерендә
мәңгегә шулай саклана. Әнисен бик иртә югалта. Төмәннең төзүче техникумына
укырга керә, шуннан армиягә алалар.
Башта Фирганәгә, 1983 елның көзендә Әфганстанга җибәрәләр.
Дошманнар таулардан аулларга кайтканнарында Әкрәм хезмәт иткән
отряд аларны каршы ала. Атыш башлана, егет шулчак һәлак була.
Хәзерге вакытта Әфганстан темасына күп сүзләр йөри, әмма һичкемгә
меңләгән егетләребезнең кыюлыкларын, каһарманлыкларын сызып ташларга хокук бирелмәгән. Алар намус белән лаеклы
дәрәҗәдә Әфган җирендә бурычларын үтәгәннәр.
Музейда репрессияләр чорында гаепсез атылган укытучыларга
багышланган материаллар да бар.
Бүгенге көндә
унберенче сыйныф укучыбыз Оксана Горшкова шушы теманы тикшерә. 1937 елларда укытучылар: Таип Абдуллин,
Айнулла Сәйдуллин, Салих Сәгыйтов атылганнар. Оксана музей исеменнән НКВД
архивына, ФЗБга сорап хат язды. Аңа Лубянкадан да җавап хаты килде. Өлкә
архивында мәрхүмнәрнең тормышлары турында мәгълүматлар бар. Ямбайдан шул чорда
12 кеше атылган. Укытучы Салих Сәгыйтов Яркәү районы, Карагай мәктәбендә дә
эшләгән. Аның тормыш иптәше Нәзирә Ямбайдан Яркәүгә куылган. Салихның балалары,
туганнары табылмас микән? Нәзирә 1890 елда Яркәү районында туган, - дип Галия апа хикәят итте.
2010 елны "Мәктәп тарихы. Вакыйгалар, халкы” өлкә конкурсында
катнашып, Ямбай мәктәбе музее өченче урынны алды, ноутбукка лаек булды.
Материаллар музейда искиткеч күп. Бөек Ватан сугышына багышланганнары да
бихисап, зур кызыксыну уяталар. Сугыш чорында Ямбайга Ленинградтан
мәктәп-интернат эвакуацияләнә - моңа зур тема багышланган. Ямбай авылы тарих
белән бәйле. Музей җитәкчесе Галия Шәриф кызының хезмәте бәясез. Укучылар белән
бөртекләп җыйган мәгълүматлар буыннан-буынга күчеп сакланачак.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|