XXI гасырда Индрәй авылында беренче булып кем гаиләсендә бала туар икән
дип көткән идем.
Ниһаять, 12 нче январьда Илшат һәм Рәсимә Шәриповларда ир бала дөньяга килде. Балага Альберт
дип исем бирделәр. Ул авыл тарихына керде, карточкасы – музейда күренекле
урында.
Быел аңа Мәскәүгә Президент
чыршысына бару бәхете елмайды. 12 нче январьда аның туган көненә иптәшләре
җыелды. Мин дә барып Альберттан интервью алдым.
- Самолетта 3 сәгать очтык. "Бета”
исемле кунакханәдә бер бүлмәдә Искәндәр исемле
бала белән яшәдек. Чыршы
бәйрәменә бардык, матур концерт карадык, бүләкләр бирделәр. Мәскәү буенча
экскурсия оештырылды. Миңа бигрәк тә Кремль ошады, бик күңелле булды, - дип
сөйләде ул.
Шулай итеп, 5 нче класс укучысы
А.Шәрипов ике мәртәбә авыл тарихына керде.
Альбертка киләчәктә уңышлар, исәнлек-саулык, абыйсы,
энесенә, ата-анасына бәхетле тормыш, озын гомер теләп туганнары, авылдашлары
исеменнән
Г.САГИДУЛЛИНА.
|