ТИРАЖНЫҢ АРТУЫ –
ШАТЛЫК ҺӘМ СТИМУЛ
Газета-журналларга язылу кампаниясе
апрель аенда башланды, һәрвакыттагыча, аның аеруча кызу вакыты июнь аена туры
килде.
Редакциягә бер апа килеп китте:
"Яңарыш”ка язылырга соң калдым, инде август аеннан гына килә, диләр. Ничек бер
ай "Яңарыш”сыз яшәргә?” - дип кайгыруын белдерде ул. Рәхмәт укучыларыбыз
(барыгыз да шундый сагынып көтеп алучылардыр), газетабызны яратып укыганыгызга.
Почта хезмәткәрләренә шалтыратып, апаны газеттан мәхрүм итмәдек. Шулай онытып
калучылар булса, кинәт июль аеннан газета килмәсә, һәр айның унбишенә кадәр
киләсе айдан язылырга мөмкин. Безгә шалтырата, редакциягә килә аласыз, без
һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Инде кемдер язылып та килмәсә, аптырап калмагыз,
оялмагыз, бер-ике көннән соң үзегезнең почта хезмәткәренә, почта бүлегенә яисә
газетадагы телефон номерлары буенча безгә хәбәр итегез. "Яңарыш”ның беркайчан
да чыкмый калганы юк, андый сүзләргә ышанмагыз. 20 ел буе һәр номеры үз
вакытында чыгып тора, сезнең кулда аның 1542 нче саны. Аллага шөкер, Төмән
өлкәсе хөкүмәте финанслый, алдагы көннәрдә дә шулай булуына ышанабыз.
Язылу вакыты тәмамланды, нәтиҗәләр
билгеле – шатлыгыбыз чиксез. Гомуми тираж – 3420 данә, үткән ел икенче
яртыеллыкта 3330 данә иде, күрәсез, 90 данәгә артык.
Ә инде бу уңышларга үз өлешләрен
керткән, язылу вакытында ярдәм иткән хәбәрчеләребез Рәшидә Бакиева, Фатыйма
Вабиева һәм башка без белмәгәннәргә, "Лифтсервис” оешмасы директоры Айсатулла
Сәйфуллинга, "Атлант” җитәкчесе Илнур
Шакировка, Тубылдагы почта бүлеге начальнигы Нурия Вафеевага, почтальон
Фәридә Локмановага, 15 нче мәктәп укучысы Тәнзилә Мортазинага зур
рәхмәтләребезне белдерәбез. Аеруча олы хөрмәтебез һәм рәхмәтебезне Вагай
районының Кече Уват авылының һәр йортына "Яңарыш”ны яздырган I нче группадагы
инвалид Закир Салих улы Кузакбирдиевка җиткерәсебез килә. Почта
хезмәткәрләрен киләсе бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Тормышыгыз гөрләп барсын,
игелекле кешеләр яныгызда йөрсеннәр, халкыбызның кыю, мәрхәмәтле ул-кызлары
икәнлегебезне онытмыйк! Алдагы көннәрдә дә шулай сезнең белән элемтәдә яшәргә
язсын, тиражның артуы безгә яхшы эшләр өчен стимул да булып тора.
Бу яртыеллыкта укучыларыбызны бик
кызыклы сюрприз да көтә. Ул турыда соңыннанрак белдерербез.
А.СӘГЫЙТОВА.
PS. Вагай
районындагы актив ярдәмчебез Фатыйма Вабиева хәбәр итүенчә, Юрмы халкы монда
"Яңарыш”ны иң күп укучы икән – 102 данә, аларга агитация дә кирәкми, дигән ул.
Почта бүлегенә үзләре барып язылалар. Тугызлылар да алардан калышмыйлар – 95
данә, монда инде Фатыйма апаның тырышлыгы зур, аңа спонсорлар Мәрзия Юсупова
һәм Гөлфара Рәхмәтуллина, почтальон Регина Мөҗипова, Закир
Кузакбирдиев булышканнар.
Казанлыларда активлык сизелми, өч авылга 61 генә данә алачаклар. Икенче Вагайда
– 54, Аксурка, Карагай, Аусак, Птицкоеда 20–34 тирәсе, калган авылларда унар
гына милли җанлы татар яшәвенә ышанасы килми.
|