Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушев премьер-министр Д.Медведев җитәкләгән 2013 елда РФ Хөкүмәтенең беренче утырышында катнашты. Регион башлыгы РФ субъектларының гомуми белем системасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Педагогик кадрларны әзерләү проблемаларына зур игътибар бирде. Шулай ук регион башлыгы заман белем инфраструктурасының формалашуы турында сөйләде. Мәктәпләр өчен кирәк күләмдә заманча уку-лаборатория, компьютер, һәм технологик җиһазлар сатып алынды. Укучыларны йөртү өчен автопарк яңартылды. ГОСТ таләпләренә туры китерелгән өстәмә 174 автобус кайтарылды, яңа әсбаплар, китаплар китерелде. Бөтен мәктәпләрдә Интернет тоташтырылган һәм башкасы.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.