Аякларына басып атлап
киткән сәламәт баласы өчен сөенгән әнидән дә бәхетлерәк кеше бармы икән
дөньяда?! Тик бу рәхимсез тормышта тумыштан яланаяк яшел чирәм өстеннән
йөгерүдән мәхрүм калган балалар бар. Төмән шәһәрендә яшәүче Зилә Кармышакова да
кызын менә өч ел инде күтәреп йөртә, үзе ашата. ДЦП белән авырган Раилә
аягына басу түгел, утырып та торалмый, куллары да йомшак, сөйләшүе дә начаррак.
Без аларны "Надежда” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә очраттык. Раилә
шулкадәр сөйкемле, матур үзе. Һәр нәрсәне аңлап, төшенеп тора. Инвалидлык
буенча исәптә торганга, аларга "Тормышка ачкыч” проекты буенча Украинаның
Трускавец шәһәре халыкара тернәкләндерү клиникасына юллама бирәләр.
"Тормышка ачкыч” проектына
быел җәен өлкә губернаторы В.Якушев тырышлыгы белән нигез салына. Өлкәдә яшәүче
285 мең баланың 5 меңенең сәламәтлеге чикләнгән һәм аларга вакытында ярдәм итү
өчен бюджетның гына мөмкинлеге җитми, барыбыз да бергәләшеп керешсәк, интегеп
яшәүчеләр саны күпкә кимер иде, дип мөрәҗәгать итә ул эшмәкәрләргә,
директорларга, депутатларга. Мондый изге эшкә каршы килеп буламыни? Әлбәттә,
һәркем билгеләнгән счетка акча күчерә башлый. В.Якушев үзе август аенда 200
меңен бирсә, өлкә депутатлары юл чыгымнары өчен бер миллион сум тапшыралар.
Быел гына 250 бала өлкә
клиникаларында, 300е Россия медицина үзәкләрендә дәваланды. Тик барлык
авыруларга да тиешле дәва бирерлек дәваханәләр юк әле безнең илдә. Шуңа да
диагнозлары буенча ДЦП белән интегүчеләргә Украина, Израиль, Кытай
клиникаларында тернәкләнергә мөмкинлек бирелде. Бу ярдәмнең яртысын өлкә
бюджеты үз өстенә алса, калганы "Тормышка ачкыч” проекты буенча счетка күчкән
акчалардан тотыла. Ата-аналарның рәхмәте чиксез ярдәмчеләргә, чынлап та
авыруларның хәлләре сизелерлек яхшырган, алга китеш күзгә күренерлек.
Өлкә хөкүмәте сайтында
"Тормышка ачкыч” проекты бүлегендә: "Раилә - мөстәкыйль, кызыксынучан һәм зирәк
кыз. Ул уйнарга, мультфильмнар карарга, әнисе китап укыганны тыңларга ярата.
Сәламәт булу өчен аңа кыйммәтле һәм махсус дәвалану курсы үтәргә кирәк. Тик,
кызганычка каршы, аның гаиләсенең андый мөмкинлеге юк. Шуңа да сабыйның гаиләсе
барлык кешеләргә дә кирәкле акчаны җыюда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Раилә
кешеләрнең яхшылыгына ышана. Авыр вакытта аңа сезнең булышуыгыз кирәк”, - дип
язылган. Раилә изге күңелле кешеләргә рәхмәтле хәзер. Клиникадагы югары
дәрәҗәле дәваланудан соң, ул аякларын ныклап терәтә ала башлаган, кулы белән
үзе тотып ашарга да тырыша, куркып кына булса да аз гына утыра да икән. Башта
дәвалаучы шәфкать туташы белән: "Па”, - дип саубуллашкан кызчык, кайтканда:
"Пока, Галя”, - дип тавыш бирә. Ана күңеле ничек сөенгәнне белсәгез икән бу
алга китешләргә?! Тик яшь сөяк үсә шул. Гел шөгыльләнеп, дәваланып тормасаң, ул
ката, ялкаулана. Зилә көн дә үзе ясаган массажларга өстәп, Кырынкүлдән
"Надежда” тернәкләндерү үзәгенә йөри. 3 яшьтән анда да түләүсез дәвалану елына
бер курс кына рөхсәт ителә икән. Шуңа да һәр курсына 700 сум түләп махсус
массаж ясаучыны чакырырга туры килә. Шәһәр транспорты белән бәйле үзгәрешләр
маршрутта йөртүче тормыш иптәшен дә эшсез калдырган, әле кечкенә Равиләләре дә
бар. Раиләне үзен йөртерлек, үзе ашый алырлык хәлгә җиткезер өчен ата-ана
як-якка бәргәләнә, табарга тырыша, кызларының киләчәген азрак булса да
яхшыртырга өметләнә. Өмет бар, Трускавецтагы врачлар март аенда тагын килергә
юллама да биргәннәр, аякка бастырырга ышандырганнар. Менә акча ягы гына киртә
булып тора. Ә проект бер генә мәртәбә булыша. Әнисе белән Раиләгә юлга һәм
дәвалану курсы үтәргә 200 мең сумлап акча кирәк. Арабыздагы күңеле катмаган
мәрхәмәтле кешеләргә "Сбербанк России” банкындагы исәп-хисап счетын хәбәр итә
бу гаилә: реквизиты Западно-Сибирского банка Сбербанка России: к/с
30101810800000000651 КПП 720202002 ИНН 7707083893 БИК 047102651, № карты
408178109 67102757591
Теләсә кайсы "Сбербанк
России” банкы операторы, терминалы, почта аша 10-50 сум күчерсәк тә, тамчыдан
күл җыелып, сөйкемле сабый үз аяклары белән атлап китәр, гел ярдәмгә мохтаҗ
булып ятмас иде.
Без, адђм балаларына,
џђрчак нидер ќитми. Ашыгабыз, тормышыбыздан зарланабыз. Янђшђбездђге ярдђмгђ
мохтаќларныћ, дњрт стена арасында яшђргђ мђќбњр булганнарныћ моћ-зарларын
ишетергђ вакытыбыз да калмый.
Ђйе, Ходай берњк исђнлек
бирсен. Гарип калу љчен мизгеллђр ќитђ. Шул минуттан кеше љчен башка њлчђмдђге,
бљтенлђй чит-ят тормыш башлана. Моныћ ни дђрђќђдђ авыр, ни газап икђнен алар
њзлђре генђ белђдер. Телевизор экранындагы йөгереп йөргән үзе шикелле балаларны
нәүмизләнеп, моңсу күзләре белән, ник мин башка, ник мин йөри алмыйм, дип
күзәтеп утырмасын иде Раилә, яшел чирәмнең йомшаклыгын тойсын, теләген аңлата
алсын иде.
Г.ВӘЛИЕВА.
|