Губернатор В.Якушев һәм Төмән өлкәсенең машина төзүчеләр ассоциациясе президенты В.Жежеленко хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр. Өлкәнең машина төзүчеләренә хөкүмәттән ярдәм күптән күрсәтелә. Заводларга налог льготасы бирелә, лизинглы килешүләр, банк кредитлары буенча процентлы куйган акчалар (ставка) субсидияләнә. Былтыр нефть табучы предприятиеләр өлкә казнасыннан Төмән заводларына заказ биргән җиһазларның куелган бәяләрен 8 процентка компенсацияләү өчен 262 миллион акча алды. "Бу тармакның проблемалары әлегә күп, бизнес һәм хөкүмәтнең ярдәменнән башка аларны хәл итеп булмаячак. Шуңа күрә, бу килешүдә "квалификацияле хезмәткәрләр әзерләү максаты белән һөнәри белемне үстерүне дәвам итүгә ставка ясала, - диде губернатор.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.