"Күп еллар буе мин өлкәбездә яшәүче халыкларның үзешчән сәнгате,
үзенчәлекле мәдәнияте белән кызыксынам. 20 ел буе бәйрәм, йолалар турындагы бу
уникаль материалларны туплап килдем”, - дип яза әле яңа гына чыккан китабының
кереш сүзендә Төмән өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә
Ташкалова.
"Празднично-обрядовая культура народов Тюменской области” китабының беренче бүлеге "Вектор Бук”
нәшриятында өлкә милләтләр эшләре комитеты, мәдәният департаменты, татар
Конгрессы ярдәмендә дөнья күрде. Эчтәлектән
күренгәнчә, монда урыс, татар, ханты-манси, казах, чуваш, россияле немецлар,
украин, белорус, азәрбайҗан, әрмән халыклары бәйрәм-йолалары турында (туй
йоласы турында шактый киң күләмдә) бай мәгълүмат алырга була, бу җыентыкны
әзерләүгә чиксез күп хезмәт куелган. Татар бәйрәм-йолаларыннан туй, "Карга
туй”, "Боз озату”, "Карга боткасы”, "Күк корманлык”, Нәүрүз, нардуган, каз
өмәсе, сабантуйның үткәрү тәртибенә төшенергә була.
Икенче китап фольклор жанры, үзенчәлекләренә багышланачак, анда
ненец, еврей, грузин, поляк, башкорт, үзбәк, таҗик, кыргыз, төрекмән, корея
халыкларының милли мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек биреләчәк.
Яңа җыентык белән танышу районнардан башланды. Иң элек аны Ялутор
районының Сәел авылы мәдәният йортында үткән кичәгә килүчеләргә күрергә насыйп
булды. Тамашачы В.Ташкаловага теләгән сорауларын бирде, матур концерт
программасын карады, Конгресс эше белән танышты. Ел башында халык игътибарына
тәкъдим ителгән "Төмән өлкәсе татарлары: үткәне һәм бүгенгесе” китабы турында
да сүз алып барылды. Шундый ук матур очрашу Вагай районында да оештырылды.
Ә инде өлкә үзәгендәге "Төзүче” өлкә милләтләр мәдәнияте йортының
кунаклар залына авторны олы шатлыгы белән котларга аның коллегалары, укучылары,
хезмәттәшләре, дуслары, туганнары җыелдылар. Халкыбызның "Җомга”сын да,
украиннарның җырын да, русларның акапелласын да тыңладык анда. Монографиянең
рецензенты Төмән дәүләт мәдәният, сәнгать һәм социаль технологияләр академиясе
кафедра җитәкчесе Е.Н.Головинская, аның күптән көтеп алынган, файдалы,
әһәмиятле кулланма булуына басым ясады. Белорус, чуваш, әрмән, украин
диаспорасы вәкилләре мәдәни байлыкларын саклауда керткән өлеше өчен авторга зур
рәхмәтләрен җиткерделәр, «Төзүче» милләтләр мәдәнияте йортының этник бүлекләре
хезмәткәрләре киләчәктә дә булышырга сүз бирделәр. Котларга килгән өлкә
милләтләр эшләре комитеты белгечләренең дә нәкъ менә Вәлимә Сәгыйть кызы
укучылары булулары, алай гына түгел, танылган рәссамнар: Ә.Мөхәммәтова, Ю.Юдин,
М.Захаров, М.Гордубей, төрле оешма җитәкчеләре, туганнары һәм башкаларның
шулкадәр дусларча, җылы итеп сөйләшүләре, тәбрикләүләре кичәгә күтәренкелек,
дәрәҗә өстәде. Вәлимә ханым бәйрәмдә шактый иҗади дәрт, рухи көч туплагандыр.
Чираттагы иҗат җимеше озак көттермәс, дип ышанабыз.
Г.ВӘЛИЕВА.
|