19 июнь
– медицина хезмәткәрләре көне
Больницаның алтын хәзинәсе — аның кадрлары. Иң авыр
бүлекләрдә дә алар, үз һөнәрләренә тугры калып, халыкның сәламәтлеге хакына
армый-талмый хезмәт куюларын дәвам итәләр. Шундыйлар арасында саз ягында –
Тубыл районының Лайтамак авылында туып-үскән, Тубыл медицина училищесын
тәмамлаган Җәлилә Касыйм кызы Аппасова да
лаеклы урын алып тора. Училищедан юллама белән җибәрелгәннән бүгенге көнгә
кадәр, ягъни 34 ел буе 2 нче шәһәр больницасының неврология бүлегендә эшләүче
тәҗрибәле, үз һөнәренең чын остасы белән чын мәгънәсендә горурланырлык.
Шушы вакыт эчендә ул меңәрләгән кешенең гомерен озынайтып, меңәрләгән
кешегә яшәү чаткысы бүләк иткән.
Больницаларда неврология бүлеге, гомумән, аерым урын алып
тора. Чөнки биредә иң катлаулы авырулар дәвалана. Инсульт, баш миенә кан саву
нәтиҗәсендә монда килеп эләккән хәрәкәт итә, кайберләре сөйләшә дә алмаган
кешеләргә алар сәламәтләнүгә өмет биреп, яңадан сөйләшергә өйрәтеп, әкренләп
аякка басарга булышалар. Бүлеккә хәзер ашыгыч рәвештә дәвалау таләп ителгән
авыруларны гына кабул итәләр. Ашыгыч ярдәм машинасында килгән кинәт хәле
начарланып киткән якынын күреп аптыраган, шок хәлендәге туганнары белән аңлашу,
аларга психологик яктан булышу, авыруга нинди ярдәм кирәген, дәвалауны өйдә
ничек дәвам итәргә икәнлеген аңлату да бүлек хезмәткәрләренең бурычы. Аларга
лекцияләр укып шәфкать туташы хезмәтенең асылына төшендерәләр.
- Коллектив бик дус, бердәм. Алар бернинди авырлыктан
курыкмыйлар, тәҗрибәле табиблар, шәфкать туташлары җыелган монда. Эшебез авыр,
бик җаваплы, эш хакы аз булуга карамастан, беркем дә китәргә ашкынмый. Мин инде
өч ел пенсиядә, ләкин үземне яраткан бүлегемнән башка күз алдына китерә алмыйм.
Кызларым ял ит, оныкларың белән утыр, дисәләр дә, күңел гел шунда ашкына, бу
эшне дә кемдер башкарырга тиеш, мин дә китсәм, кем килер, дип әйтә киләм үземә,
- дип үзенә күрә ниндидер бер ярату, дәрт белән
сөйләде Җәзилә апа эше турында. Бу мәхәббәтнең нигезе – ни өчен бу хезмәтне
сайлавы турында кызыксынгач:
- Мин кечкенәдән үк медицина хезмәткәре булырга
хыялландым, сочинениеләрем дә шул турыда иде. Бәлки безнең саз ягында башка
һөнәрләр турында сирәк ишеткәнгәдер, аларның ни икәнен дә белмәгәнгәдер, бәлки
фельдшер апам үрнәгендәдер. Ул атта да, көймәдә дә, башкасында да үзе йөри,
һәркайда җитешә, тиз арада ярдәм күрсәтергә тырыша иде. Минем дә кешеләргә
булышырга теләгем күңелемә кереп калган, хәзер дә шул девиз белән яшим. Гел
балаларга да, туганнарга да ярдәм кулымны сузарга тырышам, тик утыра алмыйм.
Элекке елларда бүгенге кадәр паралич сугучылар юк иде. Мин
эшли башлаганда бүлектә аяктан йөрүче авырулар гына булуын яхшы хәтерлим,
аннары инсульт белән килүчеләргә бер палата билгеләдек. Хәзер безнең терапия
бүлеге, анда интенсив терапия палатасы, нейрореанимация, нейрохирургия
бүлекләре бар. Экология начар, азык-төлекнең сыйфаты бер дә мактанырлык түгел –
җитештерүчеләр сыйфат өчен тырышасы урынга сан артыннан куалар. Шулар,
стресслар җыелып, кан басымының күтәрелүенә китерә һәм кинәт йөрәккә басым
ясала, ул организмның эшчәнлеген тоткарлый: кул-аяк эшләми, сөйләшү кыенлаша
һәм башкасы. Вакытында сыйфатлы күрсәтелгән ярдәм генә авыруга яңадан көч
кертергә, аны аякка бастырырга мөмкинлек бирә.
Ирем белән бик тату, тыныч яшәдек, өйдә мине гел аңлыйлар,
булышалар. Бергәләшеп 3 кыз үстердек, барысына да югары белем бирдек. Хәзер
һәркайсы үз эшендә, гаиләле. Зуррак эшләр вакытында бергәләшеп җыелышабыз.
Өйдәге уңайлы, тыныч халәт тә озак еллар катлаулы авырулар белән эшләргә
мөмкинлек биргәндер.
Әлбәттә, тырышып, яратып башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә
яхшы инде аның, Җәзилә апаны җитәкчеләре
дә хөрмәт итәләр, Мактау тактасында гына ничә еллар аның рәсеме эленеп торган,
ә Мактау кәгазьләре белән өй салырга булыр иде, ди ул. Быел, медицина
хезмәткәрләре көне уңаеннан, җитәкчеләре аны тагын да зуррак дәрәҗәдәге Мактау
грамотасына тәкъдим иткәннәр.
Җәзилә апа Аппасова кебек күңелләре изге, уйлары
шәфкатьле, кешеләрне нык яраткан бу бик кирәкле һәм җаваплы, саваплы, игелекле,
мәрхәмәтле, шифалы куллы медицина хезмәткәрләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре
белән тәбриклибез. Гаиләләре бәхетле, тормышлары имин, сәламәт булсыннар алар!
Г.ВӘЛИЕВА.
|