Больницаның алтын хәзинәсе — аның кадрлары. Иң авыр бүлекләрдә дә алар, үз һөнәрләренә тугры калып, халыкның сәламәтлеге хакына армый-талмый хезмәт куюларын дәвам итәләр. Шундыйлар арасында саз ягында – Тубыл районының Лайтамак авылында туып-үскән, Тубыл медицина училищесын тәмамлаган Җәлилә Касыйм кызы Аппасова да лаеклы урын алып тора. Училищедан юллама белән җибәрелгәннән бүгенге көнгә кадәр, ягъни 34 ел буе 2 нче шәһәр больницасының неврология бүлегендә эшләүче тәҗрибәле, үз һөнәренең чын остасы белән чын мәгънәсендә горурланырлык. Шушы вакыт эчендә ул меңәрләгән кешенең гомерен озынайтып, меңәрләгән кешегә яшәү чаткысы бүләк иткән.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.