10 нчы июль – Россия почтасы
көне
«Төмән шәһәренең 46 нчы почта
бүлекчәсендә кешеләр белән гел әйбәт мөгамәләдә эшли торган оператор бар,
бәйрәмнәре уңаеннан аның турында язып чыксагыз иде», - дип килде безгә
укучыбыз. Вакыт аз калуга да карамастан, мин почта бүлегенә киттем. Зур, якты
бинада халык тулы, көн эссе, чиратта тору икеләтә авыр. Шуңа да һәркем ашыга,
аларның күзләре ике операторга төбәлгән. Бу ике кыз тиз һәм төгәл эшләүләре
белән игътибарымны җәлеп иттеләр. Почтада бер тавыш та юк, тыныч кына
аңлаталар. Җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткәч, ул аларның берсе укучыбыз мактаган Римма
Хәвис кызы Егорова булуын әйтеп, бераз көтеп торуымны сорады. Чират озын
иде.
Берәр сәгатьтән азрак кимеде,
җитәкчесе Римма ханымны биш-ун минутка алыштырып торды.
Тубыл районының Байкалово авылы кызы
ун елдан бирле почта бүлегендә эшли икән. Аңа кадәр 30 нчы һөнәр училищесын
тәмамлаган белгеч телеграфта, банкта хезмәт иткән. Шәһәр күләмендә үткән "Иң
яхшы оператор” бәйгесендә өченче урын яулаган. 25 еллык эш стажы булган Римма
Хәвис кызы беренче класслы белгеч инде. Куллары уйнап кына тора, үз бурычларын
биш бармагы кебек белә: төрле түләүләр кабул итә, посылка-бандероль, заказлы
хатлар аның кулы аша үтә, матбугатка яздыра һәм башка исәпсез эшләр башкара.
"Безнең өчен иң әһәмиятлесе – тиз һәм сыйфатлы эшләү, клиентларга игътибарлы
булу, елмаеп сөйләшү”, - ди ул. Иртән җидедә килеп, кичке унга гына өенә юл
алган хезмәткәрдән нинди көч һәм сабырлык, җаваплылык, тәҗрибә таләп ителгәнен
аңлыйсы кыен түгел. Ә алар яхшы сүзне аз ишетәләр, рәхмәтне әйтүчеләр сирәк шул.
Бәйрәмегез котлы булсын, Римма Хәвис
кызы һәм барлык почта хезмәткәрләре! Сезгђ шушы бђйрђмегездђ телђклђрнећ ић
изгесен, ић сафын юллыйбыз. Сабыр, аңлый торган клиентлар, сәламәтлек, матур
тормыш, озын гомер телибез. "Яңарыш”ны яздыруда тырышлык күрсәткән
хезмәткәрләргә рәхмәтебезне җиткерәбез, милләтебез киләчәге өчен шулай бергә
эшләсәк кенә уңышларга ирешербез.
Г.ВӘЛИЕВА.
|