Төмән елга портында навигация тәмамлана. Теплоходлар, буксирлар, йөзә торган краннар Төньяктан кайталар. Әмма аларга, Түре елгасының су дәрәҗәсе түбән булуы аркасында, флотның Тубыл ремонт-эксплуатацион базасында Сумкино поселогында кышларга туры киләчәк. Портның эксплуатация буенча директор урынбасары Фәрит Фәхретдинов әйтүенчә, Тубылда бер кранны сүтеп инде кышларга куйганнар да. Бованенководан кайткан СПК-90 кранын да сай судан сөйри алмаганнар. Хәзер Салехардтан РТ-431 техникасын көтәләр, ул буш баржа белән килә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.