Төмән өлкәсенә быел капиталь ремонт ясау һәм иске йортлардан кешеләрне яңага күчерү өчен 300 миллионнан артык акча биреләчәк. 196,83 млн сумны торак- коммуналь хуҗалыкка үзгәртеп коруда булышлык күрсәтү фонды, 217,55 млн сумны өлкә казнасы күчерәчәк. Бу акча 4 муниципаль оешма территорияләрендә 63 күп фатирлы йортларны ремонтлау өчен китәчәк. Нәтиҗәдә 7850 кеше яшәү шартларын яхшыртачак.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.