Төмән районының шушы оешмасында солы һәм бодай бер гектардан 40 центнер урыла. Уңышның сере гади: солыны беренче майда чәчтеләр, алдан ук кырларда кат-кат дымны бастырдылар, чәчү вакытында гектарына бер ярым центнер минерал ашлама сиптеләр. Бөтенесе технологик грамоталы һәм вакытында эшләнде. Хуҗалыкның 2600 баш эре мөгезле терлеге бар, шуларның 1100е савым сыер. Хәзер траншеяларга икенче катка чабылган күпьеллык үләннәрне салалар. Сентябрьдә өченче тапкырга тутыру көтелә. Сенаж һәм печән кирәгеннән күбрәк әзерләнгән. Бу запаска һәм корылыктан зыян күрүчеләргә дә җитәчәк. Вакытында терлек азыгын хәстәрләргә заманча техника булыша. Оешма үзе йөри торган "МакДОН”исемле печәнчапкыч сатып алды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.