Регион башлыгы В.Якушев Упорово районында агропромышленность комплексын үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Чараның төп темасы тармак өчен кадрлар әзерләү иде. Төмән өлкәсенең районнар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен үз эченә алган делегация "КРиММа” оешмасы мәйданында булды. Монда яшелчәләрне саклау, аларны эшкәртү, орлык материалын әзерләү Европа дәрәҗәсенә туры килә. Предприятиенең нигезен урында әзерләнгән һәм уку тәмамлап килүче хезмәтчеләр тәшкил итә. Яшьләр укуларын тәмамлагач, авылга кайтырга теләк белдерсеннәр өчен предприятиеләргә белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башларга кирәк. Уку йортларын ышанычлы материаль база белән тәэмин итү мөһим, чөнки техника яисә терлекләрне китаптан карап кына өйрәнеп булмый. Белгечләрне торак белән тәэмин итү мөмкинлеге белән дә кызыксындырырга кирәк.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.