Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Февраль » 20 » ҮЗ ХАЛКЫНА ХЕЗМӘТ ИТҮЧЕ
12:37
ҮЗ ХАЛКЫНА ХЕЗМӘТ ИТҮЧЕ

Санникау урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган методик берләшмә утырышында Полуян, Лаемтамак, Күкрәнде, Маслау, Тубыл шәһәре мәктәпләреннән татар теле, әдәбияты укытучылары, Тубыл районы мәгариф комитеты методисты Л.В.Полуянова, ветеран укытучылар Ф.Урамаева, Г.Абайдуллина, Н.Назыйрова катнаштылар. Көн бик салкын булса да укытучылар ерак татар авылларыннан да килгән иде.

Санникау мәктәбендә укучыларына төпле белем һәм тәрбия бирү өчен тырышып татар теле, әдәбияты укытучысы Гүзәл Көлмәмәтова эшли. Утырышның темасы "Сәламәт тәндә–сәламәт рух һәм укучыларның уңышы” иде. Татар теле дәресе уен-дәрес формасында узды. Сыйфат фигыльне өйрәнгәндә ачык дәреснең укучылары тәҗрибәле укытучылар һәм яшь укытучылар булды. Мәктәп укучылары, нык салкын булу сәбәпле, укырга килмәделәр. Галия апа: "Татар теле әдәбияты укытучысы - үз халкыңа хезмәт итүче кеше ул. 45 минут бер мизгел генә булып калды. Укытучы дәрескә төпләп әзерләнгән иде. Дәресне слайдлар, рәсемнәр, карточкалар кулланып алып барды. Аның тест, сүзлек диктанты уздыруы, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр куллануы телебезнең байлыгын күрсәтте. Дәрестә  укучыларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту максатыннан күп тәрбияви күнегүләр каралган иде”, - дип фикерләре белән уртаклашты. Дәрестән тыш чарада  укытучылар, кунаклар милли бәйрәмебез "Сабантуй” да булдылар. Монда укытучының әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләгәнен күрдек. Шүрәле белән Былтырны оста уйнаучылар укучыларның әниләре иде. "Сәләмәт тәндә - сәләмәт рух” дигән дәрестән тыш чарада да күзәтелде бу күркәм күренеш.  Беренче Шүрәле белән Былтыр көч сынаштылар, аннары килгән кунакларга бәйрәм күрсәттеләр, ярышлар оештырдылар. Анализ ясаганда теләкләр, тәкъдимнәр  яңгырады, укытучыга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Теманың уңышлы, актуаль булганын билгеләп үттеләр. Кунакларны каршы алуда ярдәм күрсәткән педагог-оештыручы Мөнәвәрә апа Кормановага, килгән ветеран укытучыларга, дәрестән тыш чарада катнашкан актив әниләр - Нурия Моратова, Мәдинә Ишметовага Гүзәл Көлмәмәтова рәхмәтләрен белдерә.

Бүген Санникау мәктәбендә 76 укучы белем ала, 20 укучының гына әти-әниләре татар теле, әдәбияты дәресләре балаларына кирәк дип  уйлыйлар. Күрше Ворогушино авылы мәктәбендә киресенчә, укучы барлык 48 бала да татар телен, әдәбиятын теләп өйрәнәләр. Рус, татар  балалары актив бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашалар. Бу мәктәптә дә балаларга белем биргән Гүзәл мәктәп җитәкчесе  Зөлфирә Биктимер кызы Шәйдуллинага рәхмәтләрен юллый. Тубыл районында да үз халкына хезмәт иткән, укучыларының киләчәге турында уйлаган укытучылар да, җитәкчеләр дә бар әле. 

Римма Умитбаева.

Категория: новости области | Просмотров: 493 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 3
    Гостей: 3
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz