8
нче июнь – социаль хезмәткәр көне
Быел социаль хезмђткђрлђр љчен
тњгђрђк дата. Нђкъ 310 ел элек, 1701 елны Петр Iнећ Указы нигезендђ Россиядђ
халыкны социаль яклау хезмђте оеша. Ә социаль хезмәткәр көне Россия Президенты
Указы нигезендә 2000 нче елда бәйрәм ителә башлады.
РФ сәламәтлек саклау һәм социаль
үсеш министрлыгы быел "Иң яхшы социаль хезмәткәр” исеменә бөтенроссия бәйгесен
игълан итте. Бу уңайдан социаль үсеш департаменты тарафыннан өлкәбездә 15 нче
февральдән 15 нче мартка кадәр шул исемдәге 17 номинациядән торган ярыш
оештырылды. Социаль хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, һөнәри осталыкларын
барлау, стимул булдыру, балалы гаиләләр, балалар, инвалидлар, өлкәннәр белән
эшләү тәҗрибәләрен уртаклашуны максат итеп куеп, ике этапта - оешмалар һәм өлкә
күләмендә иң яхшылар сайлап алынды. Аеруча үз бурычларын нәтиҗәле
башкаруларына, әхлакый сыйфатларына, җитәрлек стажлары булуга игътибар бирелде.

"Вагай районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” бәйгегә алты
хезмәткәрен тәкъдим итте. Алар арасыннан безнең ярдәмчебез, актив хәбәрчебез –
Тугыз авыл җирлегенең социаль хезмәткәре Фатыйма Тимирбулат кызы Вабиева
(аның турында тулы язманы 4 мартта дөнья күргән 11 нче саннан укырга мөмкин)
"Социаль эштә иң яхшы хезмәткәр” номинациясендә һәм үзәк директоры урынбасары Мөршидә
Марс кызы Ибукова "Иҗади эш өчен” исемле социаль премиягә лаек булдылар.
Тәҗрибәле, њзлђренећ «канатлары» астындагы кешелђрнећ четерекле контингент
икђнлегеннђн чыгып, законнарны, психотерапия нигезлђрен ђйбђт белгђн, телђсђ
нинди тормыштагы авырлыкларны аћлый, књрђ, аларны хђл кылу осталыгына ия булган
белгечләр югары уңышларга ирештеләр. Һәм аларның эшләре Урал округының "Иң яхшы
социаль хезмәткәр” бәйгесенә җибәрелде.
31 нче майда өлкә фәнни
китапханәсендә губернатор урынбасары, өлкәнең социаль үсеш департаменты
директоры О.А.Кузнечевских һәркайсы җиңүчене тантаналы төстә котлап,
бүләкләр-дипломнар тапшырды, 30 меңлек сертификат бирде. Бәйгедә 70 кеше
катнашты.
Катнашучылар шул фикердђ: 1 тђмђке
гомерне 2 сђгатькђ кыскарта, 1 стакан спиртлы эчемлек - 3 сђгатькђ, ђ менђ
социаль хезмђткђр, киресенчђ, гомерне 8 сђгатькђ озынайтырга сђлђтле икђн.
Җиңүчеләрне һәм барлык миһербанлы затларны џљнђри бђйрђмнђре белђн чын йљрђктђн
котлыйбыз! Хезмђтегез џђм эшегезгђ тугрылыклы булуыгыз, эшлђњ телђге џђм
осталыгыгыз љчен рђхмђт белдерђбез.
Књћел књтђренкелеге тудыручылар сез!
Г.ВӘЛИЕВА.
|