Төмән районы, Винзили поселогында яңа ике техник үзәкләр - ООО ”Меркьюри-Технолоджи” һәм ООО ”Техноцентр” ачылды. Тантанада өлкә АПК департаменты, аграр бизнес вәкилләре, өлкә көньягындагы район хакимиятләренең инженер-техник хезмәте белгечләре катнаштылар. "Меркьюри-Технолоджи” үзәгендә чит илнең "Джон Дир”, ”Лемкен” техникалары сатылачак. Ике үзәк базасында да квалификацияне күтәрү курслары оештырылачак, заманча техникада эшләргә механизаторларны өйрәтәчәкләр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.