Донның Олы текә
борылышында ноябрь аенда Волгоградның "Обелиск” эзләнү отряды 229 нчы укчы
дивизиянең 14 солдатының мәетен тапты. Бу дивизия 1941 елның декабрендә Ишимда
оеша. 1942 елның июлендә Сталинградка юнәлгән вермахтның сайлап алынган
частьләренең юлына аркылы төшә. 229 нчы укчы дивизиянең шәхси составының яртысы
үлүчеләр арасында да, хәбәрсез югалучылар арасында да юк. Эзтабарлар 7 медальон
таптылар, әлегә икесен генә укый алдылар. Төмәнлеләр алар арасында юк.