Шушы арада Төмәндә "Нефть һәм газ. Ягулык-энергетик комплекс” ХVIII Халыкара күргәзмә оештырылды. Ул икенче ел рәттән "НефтьГазТЭК” Халыкара инновацион форумын ача. "Төмән ярминкәсе” күргәзмәләр залында Волгоград, Воронеж, Казан, Самара һәм башка шәһәрләрдән ике йөздән артык халык җыелды. Безнең "Төмән үзәк лаборатория” предприятиесе, ГК ”СибНац” һәм башка оешмалар торба үткәрүче, бораулаучы, эретеп ябыштыручы җиһазлар, махсус техника, куркынычсызлык системасы, шартлаудан саклаучы электр аппаратлары, проект-эзләүче, фәнни-тикшерүче эшләр тәкъдим иттеләр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.