Төмән өлкәсендә урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү региональ программасын реальләштерү дәвам итә. Аның кысасында эшкуарлар хөкүмәттән дәүләт ярдәмен алалар. Программада катнашучылар исемлегендә "Төмән үзәк лаборатория”се дә бар. Бу оешма 2011-2012 елларда дәүләт булышлыгын күрде. Финанс ярдәмнең гомуми суммасы - 3 миллион сумга якын. Тагын бер катнашучы - "Дардиель - СКИ” җаваплылыгы чикләнгән оешма. Ул "Кулига-парк” спорт-сәламәтләндерү клубының инвесторы булып тора. Бу объект дүрт ел эшли.Шушы дәвердә төрле чыганаклардан 200 миллион акча салынды. Былтыр компания региональ хөкүмәттән 3 миллион булышлык күрде.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.