Өлкә губернаторы В. Якушев Юргинский районына баргач яшь белгечләр белән очрашты. Түгәрәк өстәл янында авыллардан килгән 17 кеше җыелды. Яшьләрне өлкә программаларының үсүенең перспективалары, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү сораулары кызыксындырды. Губернатор Кузнецов урамында яңа салына торган юлны карады. "КРиММ-Юрга” педприятиесендә булды. Былтыр бу оешмада бәрәңгене 7 мең , быел 17 мең тонна алдылар. Бу көннәрдә Юргинский авылында өлкә казнасы акчасына төзелгән яңа 30 фатирлы 3 катлы йорт эксплуатациягә тапшырыла. Регион башлыгы ХIХ гасыр һәйкәле – 1904 елны салынган чиркәүгә барды. Аны үзгәртеп кору өчен 19 миллион акча китәчәк. Район узәгендә ремонт барган спорт көмплексын һәм балалар бакчасын карады.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.