Свердловск өлкәсендә энцефалит вируслы талпан белән зарарланган беренче авырулар теркәлде. Алар бишәү, тагын 140 кеше шушы авыруга шик белән шифаханәдә ята. Төмәндә әлегә энцефалитлы талпан тешләү очрагы күзәтелмәде. Әмма бу көннәрдә клиник шифаханәгә бөҗәк тешләүдән 1200 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 300е – балалар. Зарар күрүчеләргә экстрен профилактик прививка – иммуноглобулин препараты куела. Йоктыру азая, ләкин авыру мөмкинлеге барыбер кала. Роспотребнадзор идарәсе прививка куйдырырга, урманга барудан тыелырга өнди!
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.