Иртеш елгасында боз китү 24 апрельдә тәмамлана. Түре елгасында боз китү чорында авыр шартларда ярдәмгә килү өчен махсус ледоход әзерләнгән. Суның биеклеге былтыргыга караганда түбәнрәк булачак. Уват районында Иртешнең уң як ярында гына ташкын көтелә, әмма ул якта яшәү пунктлары, файдаланыла торган җирләр юк. Терлекләр каберлекләре дә су астында калмаячаклар. Төньяк Казахстандагы Ишим сусаклагычларыннан да зур су төшүне көтәргә кирәкми. Бөтен прогнозлар җәйнең коры булачагын дәлиллиләр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.