РФ Генераль прокурорының приказы буенча, Төмән прокуратурасы оешты һәм шәһәр прокуроры билгеләнде. Шушы вазифа юстиция советнигы Руфат Биктимировка йөкләтелде. Руфат Мансур улы Биктимиров 1977 елны Төмән районы, Талмы авылында туган. 1999 елда Төмән дәүләт университетын уңышлы тәмамлый. Прокуратура органнарында Руфат Биктимиров 2001 елдан бирле эшли. Намуслы хезмәте өчен РФ Генераль һәм өлкә прокурорлары тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.