Төмән шәһәре хакимиятендә "Уку процессында физкультминуткалар” проектының презентациясе үтте. Анда җитәкчеләр һәм 89 Төмән мәктәпләре вәкилләре, ата-аналар оешмасы, актив югары сыйныф укучылары җыелдылар. Мәгариф департаменты директоры Андрей Степанов халыкны мәктәпләрдә проектны реальләштерү регламенты белән таныштырды. "Аз селкенә торган тормыш алып баручы заманча технологияләр белән чамадан тыш йөкләнгән үсеп килүче буынга ничек физкультминуткаларның мөһим булуын аңлыйбыз. Балаларның өчтән бер өлешенең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлау белән сәламәтлеге буенча проблемалар туа. Систематик рәвештә физкультминуткалар үткәрсәк, балаларның сәламәтлекләрен саклаячакбыз”, - дип сөйләде директор.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.