Төмәндә Урал федераль округында "Хезмәт кешесен данлау” һөнәри конкурсының йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды. "Иң яхшы штукатур”, "Иң яхшы балта осталары бригадасы” номинацияләре буенча бәя бирелде. Төмән, Курган, Свердловск өлкәләре, Ханты-Мансийск, Ямал-Ненец автоном округларыннан 13 штукатур, 7 балта осталары бригадалары көч сынаштылар. Катнашучылар теория һәм практикадан белемнәрен күрсәттеләр. Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушев призлы урыннар яулаучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.