"Мәгариф” приоритетлы милли проекты кысасында Россиянең иң яхшы укытучыларын сайлап алу конкурсы уздырылды. 2013 елда "Мәгариф” проектын реальләштерү кысасында Төмән өлкәсендә 200 мең сум күләмендә акчалата премия алучы 12 укытучы булды. Шуларның 11е – өлкәнең гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары, берсе – урта һөнәри мәгариф региональ системасы вәкиле. Җиңүче - Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мөхәммәт кызы Калгаманованы ихлас күңелдән котлыйбыз. Төмән өлкәсе мәгариф системасында барлыгы 800 укытучы эшли. "Мәгариф” приоритетлы милли проекты кысасында 477 укытучы җиңүче булды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.