Төмән районы, Винзили поселогында ООО "Техноцентр” дилер үзәгендә Минск трактор заводы техникасының презентациясе булды. ”Техноцентр” тәкъдим иткән урман әзерләүче техника кырыс Себер шартларында эшләргә бик кирәкле. Үзәк регионның көньягына гына түгел, өлкәнең автоном округларына да хезмәт күрсәтәчәк. Проектны Белоруссия һәм өлкә хөкүмәте хупладылар. МТЗ белән ООО ”Техноцентр” РФ территориясен урман һәм махсус техника белән тәэмин итү, сервис хезмәт күрсәтү турында килешү төзеделәр. Бу килешү Төмәндә Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш территорияләрендә урман техникасын урнаштыру, алга җибәрү буенча үзәк төзүне аңлата. Шулай ук үзәк базасында "Беларусь” урман техникасын җыю буенча берләшкән предприятие төзү планлаштырылган.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.